Бер көн эчендә Татарстанда яшәүчеләр бер миллион агач утырттылар

Бу шимбәдә, 14 октябрьдә, Татарстан “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бер көн эчендә республика халкы бер миллионга якын агач утыртты. Болар — чыршы, нарат, карагай, юкә, миләш, имән һәм каен чыршылары.

“Акция 170 мәйданда узды. Ул Татарстанда бишенче тапкыр уздырыла», — дип хәбәр итте республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров.

Әйтик, узган ел аның кысаларында 20 мең татарстанлы 595 гектар мәйданда ике миллион тирәсе агач утырткан.


Фикер өстәү