Гошер сәдакасы кемгә, күпме тиеш?

Бакчада үскән быелгы уңышны җыеп, базга, идән астына сала башладык инде. Дөрес, аны кышка саклауга куйганчы, гошер чыгарасы бар. Гошер сәдакасы нәрсәдән чыгарыла, дин буенча, ул кемнәргә тиеш? Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән шул хакта сөйләштек.

– Гошер сәдакасы – зәкатның бер төре, – ди Равил хәзрәт. – Коръәндә, Аллаһы Тәгалә безгә зәкат түләргә кушты, ягъни орлыклы үсемлекләрне, җиләк-җимешләрне җыйганда, аның хакын бирегез, диелә. Гошер сүзе гарәп телендә уннан бер дигәнне аңлата. Дин галимнәре әйтүенчә, бодай, арпа һәм башка бөртекле культуралардан гошер чыгару фарыз. Безнең Әбү-Хәнифә мәсхәбе буенча, яшелчәләрдән дә гошер чыгару мәслихәт, бигрәк тә бәрәңгедән, чөнки аны күпләп үстерәбез. Аны бирү вакыты уңышны кайчан алуга карап. Бездә гошер гадәттә көз көне таратыла. Кайбер төбәкләрдә уңышны ике тапкыр җыялар һәм алар гошерне дә ике тапкыр бирәләр.

– Аны бер генә кешегә бирергәме, бүлеп бирергәме?
– «Тәүбә» сүрәсенең 60 нчы аятендә, 8 төрле кешегә зәкат бирелә, диелгән. Болар беренче чиратта – фәкыйрьләр, мескеннәр, акчасыз калган мөсафирлар. Элек аннан зәкат җыючыларга хезмәт хакы буларак өлеш чыгарылган. Бүгенге көндә дини уку йортларына да тапшыралар. Бер кешегә җитәрлек итеп бирә аласың. Мохтаҗ гаиләне туендыру өчен бер еллык уңыш итеп тапшырырга да ярый. Уңышны берничә кешегә бүлеп тапшыру да тыелмый.

– Мәчетләргә бирелгән очракта гошерне сатып, акчаны мәчет чыгымнарын каплау өчен тотарга ярыймы?
– Ул мәчет чыгымнарын каплау өчен дип махсус бирелми. Гошер мохтаҗ кешегә тиеш. Әйтик, ире үлеп, кечкенә балалар белән тол калган хатынга. Тол хатын ашаудан артканын сатып, баласына кирәк-ярак алырга да мөмкин. Мохтаҗ дигәнгә, аз пенсияле әби-бабайлар, аз керемле, күп бала үстерүче гаиләләр дә керә. Аларга ярдәм итәргә теләүче таза хәлле кеше гошергә дип җыеп куйган берничә капчык бәрәңгене базар бәясеннән сатып, акчалата да китереп бирә ала.

– Җиләк-җимеш, яшелчәләрдән әзерләнгән кайнатмалар, компотлар, тозлаган кыярлар, салатлар бирү гошер сәдакасына керәме?
– Анысы гошер буларак түгел, сәдака буларак китә. Бу – бәхәсле мәсьәлә. Галимнәр арасында, бозыла торган әйбердән гошер чыкмый, дип әйтүчеләр дә бар. Әмма сәдака буларак бирелергә тиеш диләр. Мәсәлән, кеше бакчасыннан алма, кыяр, помидор җыя һәм бер өлешен сәдака итеп бирә. Алар аз икән, уннан берен чыгарып бирү мәҗбүри түгел.

Әңгәмәдәш – Фәния Арсланова


Фикер өстәү