Ни өчен сәдаканы белгертми бирүең саваплырак?

Уразаны ниятләгәндә, кемгәдер сәдака биргәндә, Аллаһ ризалыгы өчен, дип әйтәбез. Ни өчен Аллаһ ризалыгы өчен дип әйтелә? Гомумән, нәрсә ул – сәдака? Ул кемнәргә бирелә? Аның кайсы ирекле, кайсы мәҗбүри? Шундый сораулар белән башкаланың Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе, «Кабан арты» мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшингә мөрәҗәгать иттек.

– Бисмилләһир-рахманир-рахим! Мөселман кеше һәрбер эшен Аллаһ ризалыгы өчен башкарырга тиеш. Лә илаһә иллаллаһ, ягъни Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы һичбер зат юк, дип ул шәһадәт китерә. Ниндидер дөньяви максат белән түгел, Аның ризалыгын өмет итеп гамәл кылырга кирәк. Әйтик, сәламәтлегемне яхшыртыйм әле, дип ураза тоту чын мәгънәсендә ураза саналмый. Шуңа күрә сәдака биргәндә дә, ураза тотканда да Аллаһ ризалыгын алу беренче максат булсын. Аллаһ ризалыгын алу өчен кылынмаган гамәлләр кабул булмый.

:: Нәрсә ул сәдака? Ул кемнәргә бирелә? Аның кайсы ихтыяри да, кайсы мәҗбүри?

– Сәдака ул – Аллаһы Тәгалә сиңа җибәргән мал-мөлкәттән, көч-куәтеңнән башкаларга чыгарган өлеш. Хәле сиңа караганда авыррак, матди яктан синнән түбәнрәк дәрәҗәдә булган кешеләргә ярдәм йөзеннән бирелә ул. Бу сәбәпле сиңа бәрәкәт килә, башкаларга ярдәмең тия, аның изге догасын аласың. Фарыз һәм сөннәт сәдака бар. Зәкятләр фарыз сәдакасына керә. Зәкят ул – исламның биш баганасыннан берсе. Әгәр кешенең акчасы билгеле бер нисаб күләменә тула (хәзерге вакытта бу сумма 280 мең сум дип тәгаенләнә; билгеле, аннан артыграк та булырга мөмкин) һәм ул бер ел буе кулланылмыйча тора икән, шуның кырыктан бер өлеше зәкят буларак чыгарылырга тиеш. Әлеге фарыз сәдакаларның шартлары, бирелергә тиешле урыннары бар. Без аларны теләсә кая бирә алмыйбыз. Зәкят ул салым түләү кебек. Кемгә бирергә дигәндә, Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримендә мондый кешеләрне тәгаенләде. Болар – ятимнәр, мескеннәр, юлда калган бичаралар, әҗәткә чумганнар. Мөселман кешесе булуы хәерле. Хәтта кайбер галимнәр бу уңайдан мәҗбүри дип тә әйтә. Фарыз сәдакасына фидия, фытыр, гошер сәдакасы да керә. Чөнки болар – бирергә тиешле гамәлләр.

:: Сөннәт сәдакасы нәрсә була?

– Әлеге фарыз сәдакалардан тыш, көченнән килә икән, кеше фәкыйрьләргә, бичараларга бирә, мәчеткә ярдәм итә ала. Тик бу инде мәҗбүри түгел. Сөннәт (нәфел дип тә әйтәләр) сәдакасына,  шуңа гына булырга тиеш, дигән кебек шартлар куелмый. Нәфел сәдакасын тегеңә дә, моңа да күчтәнәч итеп бирергә мөмкин.

:: Эшкуар мөселманнарыбызның шактые зәкятен рамазан аенда бирергә тырыша иде. Пандемия зәхмәте аркасында, быел андый мөмкинлек булмас сыман. Эшкуарларыбыз быел нишләр икән?

– Чынлап та, мөселманнар гадәттә зәкятләрен рамазан аенда бирергә тырыша. Зәкят кояш календаре белән түгел, ай календаре, ягъни һиҗри ел  исәпләве белән саналырга тиеш. Чөнки кояш календаре 11 көнгә озынрак. Мөселман гадәттә зәкятен бер айга «бәйли». Рамазан аенда кылган гамәлләребезнең савабы кайбер хәдисләрдә – җитмеш, кайберләрендә җиде йөз мәртәбә арта, дип әйтелгән. Янә килеп пәйгамбәребез, рамазан аенда гомрә кылу – минем белән бергә хаҗ кылу дәрәҗәсендә булыр, дигән. Шуңа күрә рамазаннан рамазанга биреп барырга тырышалар. Билгеле, зәкят чыгару ниндидер кризисларга, пандемиягә бәйле түгел. Чөнки бу – Аллаһы Тәгалә билгеләгән салым. Әгәр малың нисабка туры килә икән, син аннан өлеш чыгарырга тиеш.

:: Ураза тота алмау сәбәпле, фидия сәдакасын ничек бирим икән, дип борчылучы өлкәннәргә, хроник чире булган кешеләргә нәрсә киңәш итәрсез? Пандемия аркасында, өйдән чыгып йөрергә киңәш ителми, авыз ачу мәҗлесләре оештырып, үзең ризык пешереп, мәчеттә авыз ачучыларны сыйлап булмый.

– Әгәр кеше авырый, ураза тоту авыруын кискенәйтә икән, ул ураза тотмый. Каза  кыла, ягъни соңрак та тота алмаса, андыйлар фидия сәдакасын бирә. Көненә бер кешене ашату дип билгеләнә бу. Аның суммасын Диния нәзарәте ике йөз сум дип куйды. Димәк, ай буена 6 мең сум җыела. Аны рамазан аенда бирү шарт түгел. Дөрес, икенче рамазанга тикле бу акча чыгарылырга тиеш. Без гадәттә бу җәһәттә мөрәҗәгать итүчеләрнең, ягъни фидия сәдакасы биргән кешеләрнең акчасын аерым счетта җыябыз да, шәһәр кафелары белән сөйләшеп, ике йөз сумлык төшке аш, бизнес-ланчлар әзерләтәбез, яки аны талон итеп биреп, мохтаҗлар үз җайлары белән кафега кереп, шул ризык­ларны ашый. Мохтаҗларга азык-төлек җыелмасы  итеп тә таратабыз.

:: Ни дисәң дә, өлкәннәрнең авыз ачтырасы килә.

– Әйтик, хәләл кафелар бар: акчаңны җибәрсәң, алар ифтар тупланмаларын әзерләп, ураза тотучыларның өенә китереп бирә. Әгәр авыз ачтырырга мөмкинлегең, теләгең бар икән, кафега мөрәҗәгать итәсең, кирәкле адресларны бирәсең, нинди ризык пешерергә әйтәсең дә, алар өйгә китереп бирә. Үзем, мәсәлән, кайбер көннәрдә дусларыма шулай ифтар җибәргәләдем. Шылтыратып әйтәм, илтеп бирәләр, бернинди кыенлыгы юк. Шулай савап алырга була. Көненә иллешәр, йөзәр ифтар тупланмалары әзерләүче кафелар бар. Димәк, аларга кемдер акча бирә. Без, мәсәлән, үзебезнең «Кабан арты» мәчете кафесында көн саен 500 ризык тупланмасы әзерләп, Борһан Шәһиди исемендәге урамда, «Приют» дигән үзәктә, араларында метр ярым ара калдырып, мохтаҗларны ашатабыз. 13 майдан анда 750 кешене ашата башладык. 250сенә акчаны мөфтият бирә. Безнең бер азык-төлек җыелмасы 145 сум тора. Аның эчендә казанда пешкән пылау, бер әфлисун, бер алма, биш хөрмә җимеше, ярты көлчә һәм бер шешә су бар. Монда ураза тотучылар килә. Сукбайларны аерым ашатабыз. Кыскасы, ифтар кылдырырга теләгән кешеләргә бөтен мөмкинлек бар.

:: Фытыр сәдакасы гает намазына кадәр бирелергә тиеш, диләр.

– Әйе, фытыр сәдакасын соңга калдырып булмый, ул гает намазы укылганчы бирелергә тиеш. Гаеттән соң бирелсә, ул инде гадәти сәдака булып кына санала.

:: Мәчетләр эшләмәгәч, якын-тирәңдә мохтаҗлар булмаса, фытыр сәдакасын ничек бирергә соң, дип тә сорый газета укучыларыбыз.

– Фытыр, фидия, зәкят сәдакаларын без үзебездә кабул итәбез. Алар бухгалтериядә аерым-аерым хисапта тора. Чөнки аларның берсен дә мәчет чыгымнарын каплауга тотарга ярамый. Казан буенча барча мохтаҗларны барлап йөрүче оешмалар бар. Без алар белән хезмәттәшлек итәбез. Исемлекләр ел саен яңартып, барлап торыла. Бүген кешенең өенә дә барасы түгел. Барчасының банк карталары бар. Акчаны шул карталарына салабыз яки азык-төлек тупланмасы илтәбез. Ишек төбендә калдырабыз. Кайчагында дусларым, миңа ярдәм тапшыру өчен биш яки ун гаилә кирәк иде, дип мөрәҗәгать итә. Мин мохтаҗларның телефоннарын, адресларын, банк картасы номерларын бирәм. Алар турыдан-туры күчерә.

Без, кеше буларак, башкалар белән аралашып торуга мохтаҗ. Һәркемнең таныш итчесе, парикмахеры, табибы бар. Шуның кебек дусларыгыз, танышларыгыз исемлегендә мохтаҗ кешеләр дә торырга тиеш. Байтак кына кеше, мохтаҗларны белмим, ди. Сиңа кирәк бит, бел: барыбызга да малыбызны чистартырга, савап җыярга кирәк ич, дип әйтәм мин андыйларга.

:: Фытыр сәдакасы гаиләдәге һәркем өчен бирелергә тиешме? Авылдагы әти-әни өчен дә бирергә кирәкме?

– Фытыр сәдакасын гадәттә гаилә башлыгы бөтен гаилә әгъзалары өчен бирә. Әйтик, минем пенсиядәге әнием дә бар. Мин аның өчен дә бирәм. Өлкән кеше буларак, ул минем карамакта булырга тиеш.

:: Бер дини китапта, көндез сәдака бирү аеруча саваплы санала, дип язганнар. Ни өчен сәдаканы көндез бирү иртә-кич бирүгә караганда хәерлерәк?

– Безнең халыкта кичен акча бирергә ярамый дигән сүз бар. Тик андый хупламауны шәригатьтә дә, хәдисләрдә дә күргәнем юк. Минемчә, кемгәдер кичен бик нык акча кирәк булып, мөмкинлегең бар икән, нигә иртәгә, кояш чыккач бирермен, дип торырга?! Шуңа күрә кайчан уңайлы, шунда бирелә. Элекке заманнарда төнлә азык-төлек таратканнар, ишек төбендә он калдырып китә торган булганнар. Ни өчен? Чөнки көндез аның савап­лы эш эшләгәнен кеше күргән. Без бүген гөнаһларыбызны ничек яшерсәк, алар изгелекләрен шулай яшерә торган булган.

:: Сәдаканы белгертми генә биргән кешенең игелеген, үзе вафат булгач, халыкка игълан итәргә ярыймы?

– Игелек кылып, аны башкалар белүен теләмисең икән, билгеле, бу хәл ихласлыгыңны күрсәтә. Ихласлыгы күбрәк булганга, яшерен сәдаканың савабы зуррак. Уң кулың биргәнне сул кулың күрмәсен, дигән пәйгамбәребез. Үзләре үлгәннән соң, зур-зур сәүдәгәрләрнең, ак байларның, сәхабәләрнең күпме сәдака биргәнен ишетәбез, укыйбыз ич. Ул инде сәдакасын ихлас биргән, исән чагында яшергән. Хәзер без аны үрнәк итеп сөйлибез икән, минемчә, монда бернинди хилафлык та юк.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү