Мәктәп укучысы җавапсыз мәхәббәттән үзенә кул салган

Кичә Уфа хастаханәләренең берсендә 16 яшьлек егетне китергәннәр. «КП-Уфа» ның хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр иткәнчә, табиблар шунда ук бу хәл турында полициягә хәбәр иткән. Бәхеткә, яшүсмерне коткарып кала алганнар, хәзер аның тормышына берни дә янамый. Әмма, яшь кеше аздан гына үлемннән калган. Ул үз фатирының идәненә бик озак яткан, анда аны туганнары тапкан. Башлангыч версия буенча, егет җавапсыз мәхәббәт аркасында үзүзенә кул салган.


Фикер өстәү