Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бакчаларыбызда күпме көч түгеп үстергән уңышны җыеп алдык. Елның-елында мөселман кешесе җыйган уңышыннан мохтаҗларга да өлеш чыгарырга тырыша. Бакчалардан уңыш җыеп алыну белән гошер сәдакасы бирер чак җитә. Бу көннәрдә республикада гошер җыю кампаниясе башланды. 25 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде. Ул Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Һәр елдагыча мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә. Гошер сәдакасы кемнәргә бирелергә тиеш? Аның асылы нидән гыйбарәт? «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов белән әнә шул хакта сөйләшәбез.
– Ансар хәзрәт, иң элек гошер сәдакасының асылын аңлатып китегезче.
– Гошер сәдакасы, Аллаһы Тәгаләне тану өчен, көз айлары җиткәч бирелә торган сәдака. Ул бакчада үскән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән бирелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп, су ташып сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Ягъни мәсәлән, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, авыруларга, үз-үзен тәэмин итә алмаучыларга өлеш чыгару бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр. Рәсүлебезнең бер сәхәбәсе үз вәгазендә: «Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып, кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче шәкерткә тапшырыр идем», – дигән. Шуңа күрә теләге булганнар гошер сәдакасын мәдрәсәләргә дә китерә ала. Сәдака малны арттыра. Быел кеше җыеп алган уңышыннан Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен гошер сәдакасына өлеш чыгара икән, Раббыбыз аңа киләсе ел уңышын күп итеп арттырачак.
– Гошер сәдакасы гаилә исеменнән биреләме? Әллә аны һәр кеше үзе тапшырырга тиешме?
– Әгәр алар бакчада бергә эшләп, уңышны да бергә җыеп алганнар икән, шушы бакчадан алынган уңышның уннан бер өлешен гаилә исеменнән гошер сәдакасы итеп бирергә тиеш.
– Гошер сәдакасы итеп бирергә ярамаган бакча нигъмәтләре бармы?
– Фәлән нигъмәтне гошер сәдакасы итеп бирергә ярамый дигән чикләү юк. Шулай да уңыш күләмен төгәл ачыклап бетереп булмый торган җиләк-җимешләрне бу максатта файдаланмаска киңәш ителә. Әйтик, кемнеңдер бакчасында җиләк үсә ди. Ай дәвамында өлгергән җиләктән ничә чиләк җиләк җыеп аласыңны төгәл генә әйтеп булмый. Шуңа күрә гошер сәдакасы элек-электән көз җиткәч тапшырыла. Аны бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, кабак кебек озак саклана торган яшелчә рәвешендә бирсәң яхшырак.
– Бакча уңышыннан консерв итеп әзерләнгәннәрне гошер сәдакасы итеп бирсәң ярыймы?
– Әйе, аларны бирүчеләр дә бар. Балны да гошер сәдакасы итеп тапшырсаң ярый.
– Күчтәнәч итеп бирелгән уңыш гошер сәдакасы булып саналамы?
– Юк, күчтәнәч итеп бирелгән уңыш гошер сәдакасы була алмый. Туганың, дустың, якының белән араны өзмичә, дустанә яшәү өчен ул күчтәнәчне син аңа болай да бирәсең. Гошер сәдакасы элек-электән фәкыйрь-мескеннәрне куандыру максатыннан бирелгән. Сүз уңаеннан, гошер сәдакасын әти-әнигә, балаларга бирергә ярамый. Ә инде туганнар арасында мохтаҗлар булса, ул аларга бирелә.
– Гошер сәдакасы бирүнең төгәл вакыты бармы?
– Без гошер сәдакасын көз көне – бакчалардан мул уңыш җыеп алгач бирергә гадәтләнгән. Әмма аның төгәл вакыты юк. Гошер сәдакасын ел дәвамында бирсәң дә ярый.
– Гошер сәдакасы бирүнең әҗер-савабы зур, диләр. Киләсе елгы уңышның яхшы булуы, яңгырлар яву-яумау да гошер сәдакасы бирүгә бәйле дигән ышану яши. Бу сүзләрдә ни дәрәҗәдә хаклык бар?
– Аллаһы Тәгалә: «Минем биргән нигъмәтләргә шөкерана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә көферлек кылсагыз, минем ачуым артыр», – дигән. Гошер сәдакасында гына түгел, ул башка мәсьәләләрдә дә шулай ук. Аллаһы Раббыбыз «Гыймран» сүрәсенең 180 нче аятендә: «Аллаһтан нигъмәтләр алып т, саран булган кешеләр, саранлыгыбыз үз файдабызга дип уйламасыннар. Киресенчә, бу алар өчен бик тә начар булып чыгачак. Саранлыкларына күрә җыелган маллары Кыямәт көнендә аларның муеннарына чорналачактыр. Күкләрнең, җирләрнең мөлкәте – Аллаһныкыдыр. Аллаһы Тәгалә сез кылганнардан хәбәрдардыр», – ди. Кеше, гошер сәдакасын үземә калдырам да, шуның белән байыйм дип уйлый икән – бик нык ялгыша. Әлеге адымы белән ул үзенә Кыямәт көненә начарлык кына җыячак.
Динә Гыйлаҗиева
Фото: dumrt.ru/ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Ягни мин икенче торле уйлыйм, мин ураза фытырын гэриплэр арбасында утырган бэндэлэргэ бирэ идем, моны дорес дип тапмыйм, чонки безнен илэ мохтажлар юктыр дип уйлыйм, эшлэн кеше хезт хакы ала, эшлэмэгэннэр дэулэттэн пенсия ала, 70 нче дистэмне ваклассм да мин хаман эштэн китэргэ жыенмыйм чонки пенсиям бик кечкенэ, чоры шундый иде без бик отелдек, бер кемне дэ гаеплэп булмый, шуна курэ мин айга ике мэртэбэ пенсиямнэн и хезмэт хакымнан двордагы кошьарны ашатам кибеттэ ярма куп бит, мин уземэ савап эшлим дип уйласам хаклы буламмы