Хәния Фәрхинең сеңелесе Хәмдүнә Тимергалиева үлеме алдыннан сәер төш күргән

Хәния Фәрхинең бертуган сеңелесе Хәмдүнә Тимергалиева үлеме алдыннан сәер төш күргән булган. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итте.

– «Ул китте», дигән хәбәргә югыйсә мин ышанырга тиеш кебек. Тормыш юлымда иң кадерле, газизләремне аз югалтмадым…💔💔Хәмдүнә апа, ул «Ул китте», дигән сүзгә ышанасы килми бит!💔😭Син бит безнең кыз, сөекле Башкортстан, Борай кызы. «Син кайттың», дигән сүзләр хаклырак булыр иде. Әмма дигән сүзләр тормышыбызның астын-өскә әйләндерә дә куя. 😭😭Алланың рәхмәтендә бул! Татар-башкорт халкы синдәй моңнар илчесе булган былбылын онытмас!

Бер атна элек Кояшымның елмая-елмая чәй өстәлен әзерләгәнен күрдем. Күрәсең, алар синең килүеңә шаттыр. Әмма калганнарга бик-бик авырдыр. Урыннарың җәннәттә, жаннарың тыныч булсын, Хәмдүнә апа!- дигән Фирүзә Ибәтуллина.


Фикер өстәү