Татарстанда тавыш бирү вакытында дәгъва белдерүчеләр саны кимегән

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, республикада сайлаулар вакытында кагыйдә бозу очракларына бәйле мөрәҗәгатьләр саны 3,5 тапкыр кимегән. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда әйтте.

— Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова әйтүенчә, ил буенча дәгъва белдерүчеләр саны 2 мәртәбә кимегән. Бездә бу күрсәткеч — 3,5, — диде ул.

Андрей Кондратьев сүзләренчә, Татарстанда сайлау барышын 20 мең күзәтүче күзәткән. Россия буенча күзәтүчеләр саны – 257 мең.


Фикер өстәү