Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев республика буенча өч көнлек тавыш бирүнең нәтиҗәләре турында журналистларга сөйләде.
Ул китергән мәгълүмат буенча Президент сайлауларында түбәндәге кандидатлар өчен:
Рөстәм Миңнеханов – 1 млн 930 416 (83,28 %),
Альмир Михеев – 114 мең 269 (4, 93%),
Альфред Вәлиев – 107 мең 460 (4,64 %),
Олег Коробченко – 82 мең 920 (3,58 %),
Владимир Сурчилов өчен 65 мең 931 (2,84 %) кеше тавыш биргән.
Андрей Кондратьев калган өч сайлау кампаниясе буенча да хисап тотты.