Хәзерге эссе тәмугтагысының җитмештән бер өлеше генә

Быел җәй коры килде. Яңгыр булмау, эссе һава торышы бик күп уңайсызлыклар тудырды. Авыл халкы кырда яңгыр сорап намаз да укып карады. Әллә нигә бер яуган яңгырлар да җилле-давыллы булып, зыян салган очраклар еш күзәтелде. Табигатьнең үз законнары, кешеләр аның алдында көчсез. Әмма үзебез өчен гыйбрәт алырлык сабаклар бар. Әмәт бистәсе мәчете имамхатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләшүебез дә шул хакта булды.    

– Пәйгамбәребез (с.г.с.) вакытында да корылыклар булган. Шулай мәчеттә вәгазь сөйләгәндә, бер чүл гарәбе торып баса да, йә Рәсүулла, бөтен нәрсә корып бетте, маллар үлә, Аллаһтан безнең өчен яңгыр сора әле, ди. Пәйгамбәребез кулын күтәреп дога кыла. Әлеге сөйләшүнең шаһиты булган Әнәс радыйаллаһуганһү, бу вакытта күктә бер болыт әсәре дә юк иде, пәйгамбәребез мөнбәрдән төшкәнче, каяндырболытлар килеп чыкты да яңгыр ява башлады, ди. Ул бер атна буе туктамыйча ява. Бөтен нәрсә җимерелепбетә, маллар суга бата. Шуннан теге гарәп пәйгамбәр янына килеп, Аллаһтан яңгырны туктатуын сора әле, дип үтенә. Рәсүлебез, яңгырны безгә түгел, безнең тирәләргә яудырсаң иде, дип дога кыла. Ул елны уңыш бик күп була.  Яңгырлар озак яумаганда, Аллаһ илчесе халык белән бергә кырга чыгып, ике рәкәгать истиска намазын укыган. Монда кешеләр күбрәк тәүбә итәргә, истигъфар кылырга тырыша. Муса пәйгамбәр чорында корылык була. Ачлыктан, сусызлыктан интеккән 70 мең кеше җыелып чүлгә чыгалар да Аллаһтан яңгыр сорыйлар. Әмма кояш тагын да катырак яндыра башлый. Шуннан Аллаһ, сезнең арада, Миннән оялмыйча, кырык ел буе гөнаһ кылган берәү бар, корылыкның сәбәбе аңарда, шул кеше халык арасыннан чыксын, ди. Теге кеше, халыктан аерылып чыксам, оятка калам, утырып калсам, яңгыр булмаячак, дип, чарасызлыктан елый башлый. Аннан башын киеменә яшерә дә, «Гөнаһларымны яшереп килдең, хәзер инде тәүбәмне дә кабул ит, дип Аллаһтан гафу үтенә. Бераздан яңгыр ява башлый. Муса пәйгамбәр бу хәлгә аптырап, Аллаһтан, ни өчен, беркем чыкмаса да, яңгырны яудырдың, дип сорый. Ул исә, шул гөнаһлы кеше аркасында яудырдым, тәүбә итте һәм Миңа буйсынды, дип җавап бирә.

Шушы көннәрдә интернетта Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яңгырны ясалма яудыру технологиясен сынаулары турындагы мәгълүмат барлыкка килде. Язуларынча, ул уңышлы килеп чыккан. Әмма бу Аллаһка каршы бару булып чыкмыймы?

– Гарәп иле булгач, алар бу мәсьәлә буенча галимнәрдән фәтва алган булырга тиешләрдер. Аллаһы Тәгалә куйган законнарны өйрәнеп, алар буенча гамәл кылу бу. Аллаһ теләмәсә, ул яңгырлар яумас иде. Ничек булса да, ул Аның тәкъдиреннән чыкмый.

Адәм баласына ярап булмый, эссе булса да, суытса да, сукранабыз. Дин буенча һава торышын сүгү тыеламы?

– Алар барысы да Аллаһ кулында. Пәйгамбәребез дә, заманны сүкмәгез, заман ул мин, дигән. Яңгыр явамы, яумыймы, буранмы-җилме, Аллаһтан, хәерлесен, бәрәкәтен бирсәң иде, дип сорарга киңәш ителә. Корылык булса, дога кылып, тәүбәгә килеп, яңгыр сорыйбыз. Артык күп яуса, корылык булган җиргә яудырсаң иде, дип теләргә кирәк.

35 градуслы эсселекне бик авыр кичерәбез. Ә тәмуг уты аннан да көчлерәк булачак бит.

– Һәм без шуннан сабак алырга тиешбез. Пәйгамбәребезнең хәдисеннән билгеле булганча, җәһәннәм Аллаһка, йа Раббым, минем утым бер-берсен ашап бетерә, берәр ничек сулыш алырга бир әле, дип ялвара. Шуннан Аллаһ аңа ике тапкыр – җәй һәм кыш көне сулыш алырга рөхсәт итә. Җәйге эсселек тә, кышкы зәмһәрир суык та аның сулышы, ди Аллаһ илчесе. Адәм балалары бу хәлләрдән гыйбрәт алса иде. Җәһәннәмдәге эсселек бу дөньядагысыннан алтмыш тугыз тапкыр катырак булачак. Димәк, хәзерге эсселәр тәмугтагысының җитмештән бер өлеше генә. Аллаһ барыбызны да тәмуг газабыннан сакласын иде.  

Зәкят түләмәү аркасында да яңгыр яумый, диләр. Аны кемнәр түләргә тиеш?

– Пәйгамбәребез, кешеләр зәкятләрен түләмәсә, гошер чыгармаса, күктән яңгырлар тыелыр, ди. Бер хәдистә исә, зәкят түләнми торган җирдә АллаһыТәгалә яңгырны да хайваннар хакына гына бирә икән, диелә. Узган ел уңыш әйбәт булды. Икмәк тә күп чыкты. Ә зәкят түләүчеләр дә шулай күп булдымы икән? Бу икеле. Бәлки, шуңа да корылык белән сыналабыздыр. Зәкят ул – Раббыбызгамалыбыз белән гыйбадәт кылу. Кыямәт көнендә Аның каршына басып, булган малыбызны ничек кәсеп итүебез һәм аны ничек куллануыбыз турында хисап бирәчәкбез. Аллаһы Тәгалә сиңа хәләл мал биргән икән, син аның ике ярым процентын, ягъни кырыктан бер өлешен зәкят итеп бирергә тиеш. Аның исә билгеле бер шартлары бар. Ул кешенең көндәлек тормышын тәэмин итәр өчен кирәк булган акчадан яки мөлкәттән алынмый. Икенче шарт – ел дәвамында билгеле бер мөлкәткә, акчага, ягъни нисабка ия булу. Нисабның күләмен 85 грамм алтын бәясеннән чыгып билгелибез. 85 грамм алтынны аның бәясенә тапкырлыйбыз да шуңа бәйле рәвештә нисабның күләмен ачыклыйбыз. Хәзерге вакытта ул якынча 365 мең сум. Әгәр дә кешенең алтын-көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәгетоварларының күләме 365 мең сумнан арта икән, ул аның 2,5 процентын зәкят итеп түли. Мисал китереп әйткәндә, бер миллионы булган кеше аның 25 меңен зәкят итеп бирергә тиеш. Тагын бер шарты – ният әйтү. Зәкят түләүдән куркырга кирәкми. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: «Малыгызны зәкят түләп саклагыз», – дигән. Биргән сәдакаларыбыз малыбызны бәрәкәтле итә һәм аны тагын да арттыра.

– Гошер сәдакасын да бирә башларга буладыр?

– Гошер – җирдән җыеп алынган уңышныңзәкяте. Су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп үстерелгәннең егермедән бер өлешен ятимнәргә, тол хатыннарга, мохтаҗларга сәдака итеп бирергә кирәк.

Дилбәр Гарифуллина


Фикер өстәү