Бәхет ул – канәгать булу

Бәхетне һәр кеше үзенчә аңлый. Кемдер аны акчада күрә, кемдер парлы булуда, ә кем өчендер ул – үз аягында йөри алу. Ислам динендә бәхет ул нәрсә? Мәңгелек бәхеткә ничек ирешергә? «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов белән бәхетле булу серләре турында сөйләштек.

– Бәхет ул нәрсә дигән сорауга җавап итеп, бер риваятьне сөйләп үтәсем килә. Элек мосафирларга бик зур хөрмәт күрсәтелгән. Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең хәдисендә дә: «Өч төрле доганың кабул булуында шик юк: шуның берсе мосафир догасы», – диелә. Бервакыт бер бай кешенең өенә юлчы килеп кергән. Теге бай аны яхшы гына сыйлаган, кунак иткән. Соңыннан ул мосафирдан дога кылуын сораган. Бу исә бик хикмәтле мосафир булып чыга. Ул байдан: «Син бәхетлеме?» – дип сорап куя. Бай бу сорауга аптырап кала, аның әлегә кадәр бу турыда уйлаганы да булмаган икән. Аның уйлануын күреп, мосафир, син бәхетсез икән, ди дә чыгып китә. Шуннан байның тынычлыгы югала, ашаганы – аш, йокысы йокы булмый. Күршеләреннән, туганнарыннан, дусларыннан, «Бәхет нәрсә соң ул?» дип сорашып та карый. Әмма һәр кеше үзенчә җавап бирә. Ахыр чиктә, җавап эзләп, ерак сәфәргә чыгып китә. Очраган бер кешедән бәхет турында сораша торгач, шәһәр читендә бер хикмәтле кеше яши, дип, шуңа барып карарга кушалар. Эзләгән кешесе, ул барып җиткәндә, агач күләгәсе астында йоклап ята торган була. Бу кеше аңа, капчыгыңны куй шушында, бәхетнең нәрсә икәнен аңлатам, ди. Бай капчыгын куюы була, теге кеше аны тиз генә эләктереп, чабып та китә. Бернәрсәсез калган бай: «Алтыннарым, гаиләм, йортым бар иде, тыныч кына яшисе урынга, үземә маҗара эзләп йөрим», – дип үзен тирги башлый. Эзләп йөри торгач, капчыгын табып ала. Ни гаҗәп, аның эчендә бер әйбер дә югалмаган була. Агач артыннан теге хикмәтле кеше килеп чыга да: «Бәхет ул – булган нигъмәттән канәгатьлек кичереп, шөкер итеп яшәү, синең бөтен әйберең дә бар иде, аның кадерен белми идең һәм моны югалткач кына аңладың», – ди. Ислам динендә дә иң беренче чиратта бәхет ул – канәгать булу. Моның турында Коръән аятьләрендә дә, Рәсүлебез хәдисләрендә дә әйтелә. Берьюлы Пәйгамбәр янына чүл гарәбе килеп: «Минем дөньяда иң бай кеше буласым килә, бу дәрәҗәгә ирешү өчен нишләргә кирәк?» – ди. Аллаһ илчесе аңа бер генә сүз белән җавап бирә: «Канәгать бул». Булганына шөкер итә белсәң, иң бай һәм иң дәрәҗәле кеше булачаксың, чөнки бу күңелең бай дигән сүз. Динебездә канәгать булу ул иң зур нигъмәт санала. Пәйгамбәр үзе дә Аллаһтан, биргән ризыгыңнан мине канәгать булучы ит, дип сораган.

– Ә ни өчен кешеләргә нәкъ менә шушы сыйфат җитеп бетми икән?
– Иң беренче сәбәбе – Аллаһтан ерак булу. Әгәр дә кеше намаз укый, ураза тота, Аллаһны гел искә төшерә икән, ул – Аңа шөкер итә дигән сүз. Шуңа да шөкер итә белмәү – Аллаһтан ерагаю галәмәте.
Икенче сәбәп – нәфесле булу. Нәфеснең күзе сукыр, дигән әйтем бар. Күпме генә булса да, кешегә гел аз тоела. Бер сукыр кеше, алдына ризык китереп куйган саен, миңа аз салгансыз, дип гел үпкәли торган була. Бервакыт күп итеп пилмән пешереп, аның алдына аны зур тазга салып бирәләр. Теге сукыр кеше, тазны куллары белән тотып карагач: «Миңа шуның кадәр салгач, үзегезгә тагын да күбрәк салгансыздыр инде», – дип әйтә ди. Монысы инде күңел күзең дә сукыр булу. Нәфес кешегә хуҗа булып куйса, ул беркайчан да канәгать булмаячак. Көннәрдән бер көнне Рабиа әл-Адавия юлда берәүне очрата. Бу кеше башына чүпрәкләр урап куйган була. Нәрсә булды, нишләп син шундый кыяфәттә йөрисең дип сорагач, утыз ел бер җирем дә авыртмады, табибка да барганым булмады, менә инде ике атна баш авыртуым бетми, ди. Шуннан Рабиа әл-Адавия аңа: «Кайгы, җәһәннәм сиңа. Утыз ел дәверендә Аллаһ сиңа исәнлек биргән һәм шуны тиеш дип кабул иткәнсең. Ике атна гына авырсаң да, син кемгә зарланырга белмичә, урамга чыккансың. Аллаһ биргән сынауга шикаять белдерәсең», – ди. Монда Әюб галәйһиссәламне мисал итеп китерергә була. Аллаһ аны бик күп еллар авыру белән сыный һәм ул бервакытта да Раббысына тел-теш тидерми, гел гыйбадәттә була. Аллаһтан «Дога һәм зекер кылу өчен телемне һәм күңелем белән дә Сиңа гыйбадәт кылыр өчен йөрәгемне сакласаң иде», дип сорый торган була. Аллаһ аның догаларын ишетеп, исәнлеген кабат кайтара.

– Дога кылган вакытта, Аллаһтан бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирештерүне сорыйбыз. Теге дөньядагы бәхет ул нидә?
– Адәм баласының гел рәхәттә генә яшисе килә. Ә сәхабәләр исә, тормышлары тыныч кына, бер көйдә генә бара башлагач, бер сынау-авырлык та күрмәгәч, Аллаһтан ерагайдык, ахры, дип борчылганнар. Без киресенчә, сынау килгәч, зарлана башлыйбыз. Рәхәттә яшәгән кеше турында Аллаһның яраткан бәндәсе дип уйлыйбыз. Кыямәт көнендә һәр кеше үзенең әҗерен, игелекле гамәлләрен алырга килер. Намаз укучы өстенә – намаз савабы, ураза тотучыга ураза савабы яңгыр булып явар. Читтә бер кеше сабыр гына басып торыр һәм аның өстенә мул итеп бертуктаусыз яңгыр явып торыр. Бу нинди бәндә, әллә әүлиямы икән дип сорарлар. Ул дөньяда вакытында күп сыналган, киртәләргә очраган, әмма шулай да иманы какшамаган, шөкер итә белгән кеше булыр ди. Теге дөньяда иң зур бәхет тә – җәннәтле булу. Без барыбыз да җәннәт ияләре булырга омтылырга тиешбез.

– Берәр нәрсә булса, бәхетемә күз тиде, дип әйтергә яратабыз. Бәхеткә күз тия аламы?
– Күз фәкать кешегә генә тия ала. Ә күз тию чынлап та бар. Хәтта сау-сәламәт дөягә дә күз тиеп, шунда ук ул үләргә мөмкин. Пәйгамбәребез (с.г.с.), сокланып караган вакытта «Сөбханалла!» дип әйтергә кушкан. Кеше социаль челтәрләргә үзләренең иң бәхетле вакытларында төшкән фотоларын куя. Яман күзләрдән саклану өчен, аларның барысын да куймасаң да була, чөнки кеше сөенечен күтәрә алмаган кешеләр дә бар.

Дилбәр Гарифуллина


Фикер өстәү