Саналу: авыл хуҗалыгын исәпкә алудагы үзенчәлекләр

Татарстанда 1 августтан Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу башланды. Махсус хезмәткәрләр авыллар буйлап йөреп, халыкның мал-мөлкәтен барлый. Бу чараны аңлап кабул итүчеләр белән бергә, шик-шөбһә белдерүчеләр дә бар. Шуңа күрә без әлеге язмада аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар табып, исәп алуның асылын аңлатып бирергә булдык.

Максаты

Авыл хуҗалыгын исәпкә алу – яңалык түгел. Соңгы тапкыр мондый барлау республикада 2016 елда уздырылган иде. Ул чагындагы нәтиҗәләр авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләрне күрсәткән, җитәкчеләр монысыннан да тирән анализ көтә. Чөнки биш ел эчендә Татарстанда шәхси хуҗалыклар саны кимеп, фермер хуҗалыклары артты. Җитештерелгән продукциянең гомуми күләмендә фермерларның, шәхси эшмәкәрләрнең һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының өлеше зур. Исәпкә алу шәхси хуҗалыкларның эшчәнлеген бәяләү өчен дә бик мөһим. Соңгы елларда аларның республика авыл хуҗалыгына керткән өлеше үзгәрешсез кала. Бүген шәхси хуҗалыклар бәрәңге белән – 90, яшелчәләр белән – 66, терлек һәм кош белән – 24, сөт белән – 28, йомырка белән 21 процент тәэмин итә.

– Микро исәпкә алу авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләрне анализларга ярдәм итәчәк, – дип аңлатты әлеге зур эшнең максатын авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов. – Ул бөтен дәрәҗәдәге рәсми статистика органнарына авыл хуҗалыгы тармагын ничек итеп үстереп булуын анализлау һәм җитештерү нәтиҗәлелеген арттырырга икътисади чаралар күрү өчен кирәк. Исәпкә алу кәгазьләрендәге мәгълүматларның уникальлегендә шик юк.

Ришат Хәбипов фикеренчә, алынган мәгълүматлар биш ел эчендә авыл халкының артуын яки кимүен билгеләргә, терлекләр һәм кошлар, төзелеш объектлары санын, җир кишәрлекләре, чәчүлек һәм утырту мәйданнарын барларга ярдәм итәчәк. Киләчәктә болар авыл хуҗалыгы һәм аңа бәйле тармакны үстерү мөмкинлеген бирәчәк. Аерым алганда, авыл халкының мәшгульлеген, аның яшәү дәрәҗәсен, шул исәптән хезмәт хакын арттыруны да тәэмин итәчәк.

– Халыкка бер дә шикләнергә кирәкми. Курку хисе 50–60 нчы еллардагы салымнар белән бәйле булырга мөмкин. Ул вакытта чыннан да терлек асраучылар һәм җимеш агачлары тотучы кешеләр акча түләргә тиеш булган. Бу исәпкә алуның максаты ул түгел. Киресенчә, әлеге мәгълүматлар халыкның ни белән яшәвен, шөгыльләрен һәм базарга нәрсә җитмәвен билгеләргә ярдәм итәчәк. Билгеле бер юнәлешләрне үстерер өчен ярдәм чаралары турында да уйланачак, – диде Ришат Хәбипов.

 «Кызык мәгълүматлар ачыкланды» 

Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина әйтүенчә, башлыкларга исәп алуның максатын аңлатып тормаганнар. Исәп алучыларны җыйганнар да эш тәртибе белән таныштырганнар. Алар җирлегендә бу эш бер атна элек башланган. Хезмәткәрләр йортта яшәүче һәм теркәлгән кешеләр санын, җир участогы мәйданын, бакчадагы бәрәңге кишәрлекләрен, түтәлләрне, теплицаларны, агачлар һәм куаклар, сарайдагы мал-туар, кош-корт, умарта оялары, печән һәм салам эскертләре санын алып, компьютерга кертеп бара. Алма һәм слива, чия агачларын төпләп исәпләсәләр, виноград, карлыган, кура җиләкләренең ничә квадрат метр мәйданда үсүен билгелиләр. Кыяр, помидор, кишер, чөгендер кебек яшелчәләрне шулай ук алып торган мәйданы буенча язалар.

– Исәпкә алучы кызыбыз Ләйсән белән дачада яшәүчеләр янына бергәләп бардык. Кайберләре санаттырмый, каршы килә. Кемдер чама белән генә әйтә, кемдер исәпкә алучыларны хуҗалыкларына алып кереп күрсәтә. Сорауларга тиз генә җавап биреп, капканы ябып, кереп китүчеләр дә бар. Дөресен әйткәндә, үзем өчен авылдашларымны бөтенләй яңа яктан ачтым. Безнең җирлектә әллә нинди оста бакчачылар, кул осталары бар икән, дип шаккатып кайттым, – диде Зөһрә Гарифуллина.

Аның фикеренчә, бу – авыллар өчен бик яхшы чара. Яхшылап оештырылган очракта, авыл халкы тормышы, яшәеше турында күп мәгълүмат белеп була.

– Исәпкә алучы кыз белән чыгып китеп, үзем өчен күп нәрсә белдем, – ди ул. – Халыкка җиткергәч, алар да аңлап кабул итте. Биш ел элек авылларда мондый исәпкә алу узган иде бит инде. Шуңа күрә халыкка таныш эш бу.

Авыл башлыгы сүзләренчә, биш ел белән чагыштырганда, алар җирлегендә үзгәрешләр әллә ни сизелерлек түгел. Терлек саннарында да үзгәреш юк. Өлкәнәйгәннәр мал-туарларын бетерсә, субсидияләр алган яшь гаиләләр терлекләрнең баш саннарын арттыра.

Эш җитәрлек            

Татарстандагы хуҗалыкларны 880 исәпкә алучы һәм 147 инструктор барлый. Мәсәлән, Яшел Үзән районының Олы Карагуҗа авылында егерме кеше исәпкә ала. Хезмәткәрләрнең берсе Миләүшә Минһаҗева әйтүенчә, аларның һәркайсына якынча 500ләп тирәсе хуҗалык бүлеп бирелгән.

– 31 июльдә җыелыш җыеп, барысын да яхшылап аңлаттылар. Һәр кешегә мәгълүматларны теркәр өчен планшет бирделәр. Эшне 1 августта башлаган идек, ай ахырына кадәр төгәлләргә тиеш булачакбыз, – ди ул.

Аның сүзләренчә, төп игътибар җир участокларына һәм мал саннарына бирелә.

– Помидор һәм кыярның ничә квадрат метр мәйданда үсүен генә билгеләп калмыйча, яшелчәләрнең теплицада яки ачык грунтта өлгерүен дә төгәлләштерәбез. Агачлар да җиләк бирә һәм бирми торганга бүленә. Йорт, мунча, гараж, сарай, келәт кебек биналарның квадрат метрларын берләштереп язып чыгабыз. Йорт мәйданына ишегалды территориясе дә, сукмаклар да керә. Шуннан соң мал-туар, кош-корт, умарта оялары саны алына. Әле анда да яздың да, куйдың түгел. Әтәч һәм тавыклар санын аерым күрсәтәбез, – ди ул.

Кыскасы, исәпкә алучыларга эш җитәрлек. Бер хуҗалыкта эшләр өчен уртача 1,5 сәгать вакыт кирәк. Миләүшә Минһаҗева исәпкә алуны халыкның аңлап кабул итүен әйтте.

– Мин бит авылдашларыма ят кеше түгел. Һәр йортка үземә кергән кебек керәм. Авылда күршегә кереш бар. Шуңа күрә беркем дә каршылык күрсәтми, һәркайсы мәгълүматларны төгәл итеп бирергә тырыша, – ди Миләүшә Минһаҗева.

 Сораштыру

Равия Абдрахманова, Спас районының Ямбакты авылы:

– Грушалар санаучы кешеләр турында әйтәсезме? Әйе, авылда йөриләр. Безгә дә кереп, бөтен әйберне санап чыгып киттеләр. Авыл халкы нинди тормышта яши, шуны тикшерәләр, дип аңлаттылар безгә. Барысын да шунда ук язып бирдек. Хайваннарны күптән бетергән идек. Каралты-кураларны карадылар да, бакчадагы агачларны санадылар.

Миләүшә Мәрданова, Лаеш районы Кече Елга авылы:

– Безгә узган ялда керделәр. Җирләрне, агачларны, хайваннарны яздырдык. Алай абзарларга кереп йөрмәделәр. Барысын да үзебез әйттек. Халык арасында: «Агачларны ни өчен саныйлар икән? Киләчәктә салымнар килмәс микән?» – дигән сүзләр йөрсә дә, исәпкә алучыларны барысы да хуҗалыкларына кертә. Тыныч уза бу эш.

Рәдиф Халиков, Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылы:

– Бездә йөреп чыктылар инде. Исәпкә алынмаган бик аз хуҗалык кына калып бара дип беләм. Тыныч уза. Халыкка яхшылап аңлаткач, барысын да аңлыйлар. Мондый исәпләү кирәк инде. Авыл халкының ничек яшәвен җитәкчеләр белеп торсыннар.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү