Казан киоскында бер шешә су өчен мең сумнан артык акча түләргә туры килгән

Бу хәлгә тарыган ханым әйтүенчә, аның шикаятенә “Кайнар линия” буенча игътибарга алырлык бернинди дә җавап бирелмәгән.
Казанда яшәүче бер ханым Кремль метро станциясе янындагы киоскта 52 сумга бер шешә су алган. Тик сатучы аның банк картасыннан ни өчендер тиешледән 10 тапкырдан күбрәк сумма – 552 сум “салдырган”. Ханым, метродн чыккач, чегын карап барганда, моны абайлап, киоскка кире кайткан һәм акчасын кире кайтаруны сораган. Ләкин акчасы кире кайтмаган, киресенчә, картасыннан тагын шуның кадәр акчасы юкка чыккан.
Ханымга, метрода интернет тотмавын, шуңа күрә картадагы акчасының күпме калуын метродан чыккач кына тикшерә алуын әйткәннәр. Сатучы бөтен акчасын кире кйтарырга вәгъдә иткән-итүен, тик… Шуннан инде бер шешә суы алтын бәһасенә төшкән ханым “Кайнар линия”гә шалтыртырга мәҗбүр булган, әмма аңа кына җавап бирүче табылмаган.


Фикер өстәү