Министр урынбасары Ришат Хәбипов: «Пай җирләре өчен түләү арта»

Халыкта пай җирләре буенча сораулар әледән-әле туып тора. Үзләрен кызыксындырган һәм борчыган мәсьәләләр белән редакциягә дә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Тиздән пай җирләре өчен түләү вакытлары җитә. Еш кына аларны арендага алган хуҗалыкның җир милекчесенә тиешле дәрәҗәдә түләмәүләре турында шикаятьләр дә ишетелгәли. Чынлыкта ничек соң? Алар өчен исәп-хисап кайчан ясалып бетәргә тиеш? Бу мәсьәләдәге иң актуаль сорауларны без республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповка юлладык.

– Ришат Рәшитович, бүген республика халкында күпме пай җире бар?

– Авыл хуҗалыгы җирләре 4310 мең гектарны тәшкил итә, шул исәптән 3277 мең гектар сөрүлек җирләре бар. Пай җирләре 1814 мең гектар мәйданны алып тора. Шулай итеп, алар авыл хуҗалыгы җирләренең 40 проценты кадәр. Милекчеләрнең күпчелеге (174 мең гектар) пай җирләрен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә озак яки кыска вакытка арендага бирә.

Җир милекчеләре нинди хокукларга ия?

– «Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турында»гы федераль закон буенча, җир милекчесе аны арендага биреп торырга, устав капиталы буларак кертергә, бүләк итәргә һәм мирас итеп калдырырга хокуклы. Моның өчен ике арада килешү төзелә. Анда уртак бурычлар, җир пае өчен аренда түләве, җирне арендага бирү вакытлары һәм түләү шартлары күрсәтелергә тиеш. Арендага җир милекчесе, җир милекчеләре төркемнәре бирә ала. Кайбер очракларда аренда килешүен пайчының ышанычлы кешесе дә төзи ала. Мондый очракта күпьяклы килешү төзелергә тиеш. Килешү вакыты 11 ай булганда, аны Росреестрда теркәргә кирәкми. Калган очракларда аннан башка булмый.

Ришат Хәбипов

Республикада җир өчен аренда түләве ничек башкарыла? Аның күләме ничә сумнан ким булмаска тиеш?

– Җир салымы буенча исәп-хисап һәм аренда буенча түләү, гадәттә, октябрь ахырыннан башлап икенче елның апреленә кадәр бирелә. Гомумән алганда, республика буенча аренда түләве тотрыклы. Соңгы биш елда ул уртача 1,8 тапкыр артты. Бер гектар пай җире өчен түләү 400 сумнан 742 сумга кадәр күтәрелде. Аренда килешүендә күрсәтелгән бәя район һәм республика буенча уртача мәгълүматларга һәрвакыт туры да килеп бетмәскә мөмкин, чөнки һәр җитештерүчедә продукциянең бәясе төрлечә.

Билгеләнгән вакытка сыешмыйча, түләми калучыларның исәбен алып барасызмы?

– Пай җирләре өчен берни дә ала алмаган кешеләр министрлыкка сирәк мөрәҗәгать итә. Алар гадәттә җир пае булган районның авыл хуҗалыгы идарәсенә бара. Идарә исә теге яки бу хуҗалыктан мәгълүматлар соратып ала. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре – мөстәкыйль юридик затлар, аларның икътисади хәле төрлечә. Без, әлбәттә, алар белән сөйләшүләр алып барабыз, икътисади хәлләренә, планнарына карыйбыз. Тоткарлыклар булса да, гадәттә, арендага алучыларның бурычлары калмый. Хәтта банкротлыкка чыккан хуҗалыклар да закон нигезендә әҗәтләрен каплый.  Мәсәлән, 2010 елда бик көчле корылык булды: без нибары 3 млн тоннадан кимрәк ашлык җыеп алдык. Шуңа күрә ул елны түли алмаучылар бурычларын 2011-2012 елларда кайтарды.

– Мондый хәлдә калган халыкның күпчелеге үз хокукларын белеп тә бетерми. Көтеп-көтеп тә тиешлесен ала алмаган кеше ике арада төзелгән килешүне вакытыннан алда өзә аламы?

– Таләп итә ала, тик моның өчен хуҗалыкның яки фермерның түләүне билгеләнгән вакыттан ике тапкыр озаграк сузуы шарт. Моннан тыш, әҗәтен ала алмаучы кеше, үз хокукларын яклап, судка да мөрәҗәгать итә ала.

Кайсы районда пай җире өчен иң күп түлиләр?

– Пай җире түләве буенча Кукмара районы алдынгы. Алар бер гектар пай җире өчен милекчегә 1046 сум түләгән. Моннан тыш, Биектау (1002 сум), Чистай (891 сум), Мөслим (861 сум), Алексеевск (838 сум) районнары да пайчыларын кыерсытмый. Хуҗалыкларга килгәндә, Ютазы районының Котлов (2307 сум) һәм Тимербаев (1341 сум) фермер хуҗалыклары, Тукай районының Сәйдәш исемендәге (1608 сум) оешмасы,  Кукмара районының «Рассвет» кооперативы (1336 сум), Лаеш районының «Хәерби» (1250 сум) һәм Вафин хуҗалыклары (1250 сум) – алдынгылар рәтендә. Инвесторлардан Апас районының «Агроп Актив» оешмасы (961 сум), Теләче районының «Агро Лак» җәмгыяте (814 сум) пайчыларына яхшы түли.

Бүген җир паен сатып алырга һәм сатарга теләүчеләр нәрсә эшләргә тиеш?

– Һәр пай хуҗасының кулында таныклык яки җирнең урыны, кадастр номеры, мәйданы язылган өземтә була. Пай җиренең бәясен билгеләгәндә участокның размеры, туфрагы, инфраструктурага кадәр булган ара искә алына. Пай хуҗасы аны килешенгән бәягә сата ала. Авыл хуҗалыгы җиреннән тулысынча файдаланыр өчен пай җирен рәсмиләштерергә кирәк. Ләкин пай җиренең үзенчәлеге шунда: ул еш кына кәгазьдә генә санала, ә чынлыкта бүленмәгән була. Һәм милекче аны файдаланмый гына түгел, кайда икәнен дә белми. Бүленмәгән пай җирен саткан очракта өстенлек калган милекчеләрдә була. Пай җирен бирү сату-алу килешүе буенча башкарыла. Милекче үз өлешен сату турында (бәясен күрсәтеп) башка милекчеләрне дә кисәтергә тиеш. Килешүне теркәү мәҗбүри.

Җирне каян телисең, шуннан алып буламы?

Җир пайлары «Колхоз һәм совхозларны приватизацияләү тәртибе буенча» Президент Указы белән республикада 1993 елда бирелә башлады. Бу хокукка беренче чиратта авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук авылда яшәүче социаль өлкә хезмәткәрләре, хәрбиләр, 18 яше тулган һәм уку йортларында укучылар ия иде. Хәзерге вакытта җир пайлары бирелми. Ул вакытта һәр авыл хуҗалыгы оешмасы өчен җирләрне бүлеп бирү проектлары эшләнде. Анда җир чикләре күрсәтелгән иде. Бүген милекче бүлеп ала торган җир урыны өлешләп бүленә торган милек катнашучылары белән килештерелергә тиеш.

 

 «ВТ» укучылары сораулары

 — Бала пособиеләрен түләүдән баш тарткач, социаль яклау бүлегенә шалтыраткан идем. «Пай җирегез булу сәбәпле, сезгә пособие тиеш түгел», – диделәр. Моңа кадәр дүрт балага ай саен 110ар сум акча алып бара идек. Ә ул пай җирләре өчен безгә берни дә биргәннәре юк. Пай җире булу пособиеләрне алуга киртә була аламы? (Чүпрәле районы)

Чыннан да, уртача керем күләме бер кешегә яшәү минимумын арту бала пособиесен бирүдән баш тартуга бер сәбәп булырга мөмкин. Пай җиренең дә бәясе барлыгын онытмаска кирәк. Гаилә кеременә әлеге бәя дә кушылгач, уртача яшәү минимумыннан артып китәргә мөмкин.

 

– Колхоздан пай җирен алу өчен нишләргә кирәк икән? Ул иремнең үзенә рәсмиләштерелгән. Салым акчасын түлибез, тик хуҗалыктан бер нәрсә дә биргәннәре юк. Җирне үзебезгә алыр өчен эшне нидән башларга кирәк? Фермер булып теркәлергә кирәкме? (Әлки)

Пай җирен бүлеп бирсеннәр өчен фермер булып теркәлергә кирәкми. Арендага алучы белән килешү бар икән, иң элек аның срогы чыкканны көтәргә кирәк. Моның алдыннан аны кисәтеп куярга онытмагыз. Ничә ай алдан кисәтергә тиешлегегез җирне арендага биргәндә төзелгән килешүдә үк күрсәтелсә яхшы. Гадәттә, килешүләр пайчыларның гомуми җыелышы вакытында, гыйнвар-февраль айларында төзелә. Әгәр пайчы арендаторга язын үз җирен алырга теләве турында әйтмәсә, фермер бу урынга минераль яки туклыклы ашламалар кертергә, көзге яки күпьеллык культуралар чәчәргә мөмкин. Арендатор милекчегә теге яки бу өлешне бүлеп алуга каршылык күрсәтә алмый. Бары тик башка пайчылар ризасызлык белдерсә генә. Арендатор ризалык биргән очракта, гомум җыелыш вакытында ызанлау проекты эшләнә, пай җиренең мәйданы билгеләнә. Шуннан соң проект нигезендә инженер ызанлау планын әзерли. Җыелыш булмаган очракта, милекче кадастр инженеры белән үзе дә килешү төзи ала. Ләкин ызанлау проекты башка милекчеләр белән килештерелгән булырга, ягъни башкалар  җирнең урыны, чикләре һәм мәйданыннан хәбәрдар булырга тиеш. Ызанлау проектын килештерү турындагы хәбәр вакытлы матбугатта басылырга яки фермер яисә хуҗалыкка җибәрелергә тиеш. Әгәр 30 көн эчендә каршы килүчеләр булмаса, проект кабул ителгән дип санала. Шул ук вакытта кадастр инженеры моны теркәп куярга тиеш. Әгәр инде каршылыклар килеп туса һәм алар үзара хәл ителә алмаса, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Инженер ызанлау планын һәм проектны әзерләгәч, пай җире хуҗасы кадастр учетына басарга гариза тапшыра.

– Пай җиребез колхозга бирелгән. Аның өчен печән, ашлык бирәләр. Җир салымын кем түләргә тиеш? (Мөслим районы)

– Пай җирен арендалауның барлык шартлары, шул исәптән, җир салымын түләү дә, килешүдә күрсәтелә. Шуңа күрә киләчәктә мондый сораулар тумасын өчен, пайчылар җыелышларында һәм җир пайлары белән идарә итүдә катнашырга киңәш итәбез.

Милекчесе вафат булган очракта җир кемгә мирас булып кала?

– Мондый очракта пай җире якын туганына (балалары, ире яки хатыны, әти-әинсе, оныклары) күчә. Вариска ярты ел эчендә нотариаль конторага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар исемлеген нотариус әйтәчәк.

 – Иремнең пай җире бар иде. Ул 1997 елда вафат булды. Аның җирләрен кире кайтарыр өчен эшне нидән башларга? Кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? Кулда документ булмаган очракта, аны эзләтеп алу мөмкинме? (Азнакай районы)

Әгәр мирас закон буенча күчә икән, вафат булган кеше яшәгән урындагы нотариаль конторага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мирас хокукы буенча таныклык мирас калдыручының вафатыннан соң ярты елдан да иртәрәк бирелми. Нотариус барлык мәгълүматны өйрәнгәч, таныклык тапшырыла. Аны алганнан соң, варис милекне рәсми төстә теркәтергә тиеш. Моның өчен аңа Росреестр идарәсенә барырга кирәк. Милекне теркәр өчен дәүләт салымын түләргә кирәк булачак.

 Без иремнең вафат булган бертуганнарының пай җирләрен үзебезгә ала алабызмы? Бу мөмкин булган очракта, эшне нидән башларга кирәк? (Актаныш  районы)

– Мирасны кабул итеп алу вакыты узу сәбәпле, сезгә яшәү урыны буенча судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү