Газетага язылу

СВО ветераны: «Аяксыз калдым. Шөкер, дәүләт ярдәме белән үз урынымны таптым»

Быел Татарстанда 44 СВО ветераны яңа һөнәргә өйрәнгән. Аларның 24 е эшкә дә урнашкан инде. Махсус хәрби операциядән кайтучылар сакчы, машина йөртүче, ясалма фәһем белән эшләүче белгеч, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, пилотсыз очкычлар операторы кебек һөнәрләргә алына.

СВОдан кайткан егетләрне укыту һәм эшкә урнаштыру белән Татарстандагы «Россиядә эш» кадрлар үзәге шөгыльләнә. «Безгә килүчеләрнең һәрберсе белән аерым сөйләшәбез. Аларның мөмкинлегенә карап, эш эзләнә. Безнең хезмәткәрләр аларны эш сорап килгән көннән алып яңа урынга барып урнашкач та ташламый. Һәрдаим ярдәм итеп тора», – ди Татарстандагы «Россиядә эш» кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин.

 

Зәй егете, бүген Әлмәттә эшләүче, Батырлык ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән Айдар Сәйфетдинов яу кырыннан ике аяксыз кайта. Өлешчә мобилизациягә кадәр ул заводта оператор булган. СВОдан соң ул инженер булып эшли.

 

– Башта бик авыр булды. Гаиләм ярдәм итмәсә, бетә идем мин. Госпитальдә төрле язмышлар күрдем. Хатыныма рәхмәт. Аның сүзе, ярдәме белән кабат аякка бастым, яшәп киттем, – ди ул. – Безне госпитальдә ятканда ук укыттылар. Мин инженер һөнәрен сайладым. Эшле булу да тормышта яңа юл салырга ярдәм итте.

 

Саба егете Зөлфәт Насыйров та СВОдан соң эшен алмаштырган.

 

– Өстемә снаряд төште. Бик каты яраландым. Дүрт егеттән исән калу миңа гына язган икән. Өзелгән кул, сынган аяк, пешкән тәнем белән шуышып, озак бардым. 2023 елның сентябре иде бу. Реанимациядә күзләремне ачканда, ничек яшәрмен дигән уй баштан чыкмады. Иңбашыннан кулым юк, тәнем әрнүгә түзеп булмый. Ике аяк та сынган. Селкенә дә алмыйм. Мине сүтеп, яңадан җыйдылар, дисәм дә була. 8 операция кичердем. Өйдән сау-сәламәт килеш чыгып киткәч, яраланганнан соң үзеңне кабул итү җиңел булмады, – дип сөйли Зөлфәт. – Хатыным Диләрәгә рәхмәт. Юлымда ул очрамаган булса, мин бүген бәхетле була алмас идем. Күптән түгел балабыз туды. Үткәннәрне онытырга тырышып, матур киләчәк турында хыялланып яшим. Хәзер мин Сабадагы хәрби комиссариатта эшлим.

 

Казанда яшәүче Әнвәр Мөхәммәтҗановка да яңа һөнәр үзләштерергә туры килә. ОМОНда эшләгән егет бүген балалар белән эшли.

 

– Аягыма зыян килмәгән булса, хәрби хезмәттән китмәс идем. Сайлаган һөнәремне бик яраттым. Күп бәрелешләрдән исән-имин кайтырга насыйп булды. Ә бердәнбер көнне юлымда мина очрады. Аяксыз калдым, күзләремә зыян килде. Шөкер, дәүләт ярдәме белән үз урынымны таптым, – ди Әнвәр.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре