Газетага язылу

Тәүге тәҗрибә: «СИБУРның яшьләр сменасы» проектына йомгак ясалды

Түбән Камада һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган иң зур проектларның берсе – «СИБУРның яшьләр сменасы» тәмамланды.

Тәүге тәҗрибә: «СИБУРның яшьләр сменасы» проектына йомгак ясалды
Фотолар: «Түбән Кама Нефтехим» матбугат хезмәте

Быел җәйге хезмәт сменаларында 100 дән артык югары сыйныф укучысы катнашты. Проект ике сменада – 29 июньнән 17 июльгә кадәр һәм 20 июльдән 7 августка кадәр узды. Җәйге каникулларын файдалы үткәргән үсмерләр инде беренче хезмәт хакын алырга өлгерде, эш тәҗрибәсе туплады һәм яңа дуслар тапты.

 

Экологиядән IT өлкәсенә кадәр

«СИБУРның яшьләр сменасы» – җәйге каникул вакытында мәктәп укучыларын рәсми рәвештә эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән үзенчәлекле проект.

Яшьләрнең беренче эш көне хезмәт килешүләренә кул куюдан башланды. Быел проект белән кызыксынучылар аеруча күп булды: оештыручыларга 300 гә якын гариза килгән. Катнашучыларның активлыгы шулкадәр югары булган ки, кайбер укучылар ике сменада да эшләргә теләк белдергән.

Узган ел проектны сынау рәвешендә башлап җибәргәндә, нибары 46 кешене җыя алган идек. Быел исә 300 гә якын гариза кабул иттек. Беренче сменада – 55, икенчесендә 46 яшүсмер катнашты. Бу проектның ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә кирәкле булуын күрсәтте. Безнең төп максат – яшьләргә уңыш эзләп читкә китмичә, үз шәһәреңдә дә белем алып, һөнәр үзләштереп, уңышлы карьера төзергә мөмкин булуын күрсәтү, – ди проектны оештыручы, «СИБУР локациясе» хезмәткәрләргә ярдәм үзәгенең өлкән менеджеры Эльмира Токарева.

Проект кысасында мәктәп укучылары шәһәрнең 11 балалар бакчасында, Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә, НХТИда, «СИБУРИНТЕХ-НК» укыту үзәгендә, «СИБУР локациясе»ндә һәм быелгы яңа партнер – Балалар экология-биология үзәгендә хезмәт куйдылар.

Яшьләр үзләрен төрле юнәлешләрдә: ясалма интеллект белән эшләүдән башлап, компьютер техникасын көйләүгә, кабул итү комиссияләрендә һәм кадрлар бүлекләрендә эшләүгә кадәр сынап карады.

16 яшьлек Анна Бовыкина җәй буе 96 нчы балалар бакчасында хезмәт куйган.

Беренче сменада – дүртәү, икенчесендә өчәү эшләдек. Бу безнең өчен чын команда мәктәбенә әйләнде. Балалар безне һәр көнне көтеп алдылар, без алар өчен бүләкләр әзерләдек, дуслаштык һәм бакчага ярдәм иттек. Киләсе елда да катнашырга телим, – ди Анна.

Казаннан килгән Искәндәр Шакиров «СИБУРИНТЕХ-НК» үзәгендә эшләгән. Аның әнисе исә СИБУРның персонал белән эшләү хезмәтендә эшли икән.

Моңа кадәр курьер, официант булып кына эшләп караган идем. Ә монда – зур һәм җитди компаниядә тәүге тәҗрибәм. Коллектив бик дустанә, теләсә кайсы мәсьәлә тиз хәл ителә, – ди мәктәп укучысы.

Рязань шәһәрендә мәктәпне тәмамлап, Балтыйк федераль университетының «Химия технологиясе» белгечлегенә укырга кергән Дарья Федина НХТИның кабул итү комиссиясендә һәм кадрлар бүлегендә ярдәм иткән.

– Монда бик яхшы кешеләр белән таныштым, зур тәҗрибә тупладым. Түбән Кама – чиста, уңайлы шәһәр. Университетны тәмамлагач, һичшиксез, СИБУРда эшләү мөмкинлеген караячакмын, – ди студент.

Әлмәттән килгән Камилла Уруева да сменада катнашкан. Аның әтисе Түбән Камада эшли.

Хезмәт юлымны нәкъ менә шундый зур компаниядә башлавым белән горурланам. Бу тәҗрибә киләчәктә миңа бик кирәк булачак, – ди ул.

Проект мәйданчыклары җитәкчеләре катнашучылар өчен уңай мохит булдыруга аерым игътибар биргән. Ике ай дәвамында остазлар яшүсмерләрнең эшен генә күзәтеп калмыйча, һәрьяклап ярдәм дә күрсәткән.

Балалар безнең үзәк эшенә зур өлеш кертте. Алар җәмәгать бакчасында хезмәт куйдылар, тере почмакта ярдәм иттеләр, экология һәм биология өлкәсендә практик белемнәр алдылар, – ди Балалар экология-биология үзәге директоры Гүзәл Хөснуллина.

Киләчәккә инвестиция

«Нефтехим» өчен мәктәп укучыларын хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү – киләчәктәге кадрлар резервын булдыру.

Без җаваплы, кызыксынучан яшьләрне күрүгә һәрвакыт шат. Алар командада эшләргә өйрәнделәр, хезмәт тәртибенә ияләштеләр, чын эш мохитен тойдылар. Бу – бәяләп бетергесез тәҗрибә. Профильле уку йортларын тәмамлагач, без аларны, яшь белгечләр буларак, үз коллективыбызда күрергә шат булачакбыз, – ди «Нефтехим»ның өлкән бизнес-партнеры Наталья Натуралова.

Җәйге хезмәт сменасы тәмамланса да, проект моның белән генә төгәлләнми. Көз көне аны дәвам итеп, масштаблы проект сменасы уздыру планлаштырыла. Узган ел анда 150 яшүсмер катнашкан булса, быел «Камский Артек» балалар лагере белән берлектә, проектка 300 гә кадәр үсмерне җәлеп итү күздә тотыла.

Фото: «Түбән Кама Нефтехим» матбугат хезмәте

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре