Цифрлы системага күчү Республика клиник хастаханәсе тормышын ничек үзгәрткән?

Республика клиник хастаханәсе «цифрлы клиника» дигән халыкара статус алды. Заманча технологияләр пациентларга мөнәсәбәтне ничек үзгәрткән? Татарстанның баш хастаханәсендә хәзер ничек дәвалыйлар? Без әнә шуларны белешеп кайттык.

Татарстанның әйдәп баручы хастаханәсе Россиядә Сәламәтлек саклау министрлыгы системасына караган оешмалар арасында мондый халыкара статуска ия беренче клиника булды. HIMSS (дөньяда медицина өлкәсен мәгълүматлаштыру сыйфатын бәяләүче бердәнбер оешма) халыкара сертификаты клиникага узган атнада бирелде. Эшне 10 ай эчендә башкарып чыкканнар. Бу максатларга 450 млн сумга якын акча тотылган һәм 3,6 мең хезмәткәр өчен 6 мең тренинг үткәрелгән. Хәзер табиблар электрон мәгълүмат системасында эшли. Ул  ярдәм күрсәтүне бердәм система аша оператив рәвештә оештырырга мөмкинлек бирә.

Баш табиб Рафаэль Шәвәлиев сүзләренә караганда, хәзер хастаханәдә  нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган.

– Республика клиник хастаханәсе – республикабызның сәламәтлек саклау өлкәсендә флагман. Безгә тәүлегенә 100–120 пациент мөрәҗәгать итә, планлы рәвештә – тагын 150. Көненә барлыгы 250–280 пациент кабул итәбез. Теркәлүдән башлап, хастаханәдән дәваланып чыгуга кадәр – пациентка бәйле барлык процессларны цифрлаштырдык. Хәзер без аларның барысын да онлайн режимда күзәтәбез. Теләсә кайсы вакытта һәр пациентның кайда булуын, аның белән нинди табиб шөгыльләнүен беләбез. Системада эшләү өчен, шәфкать туташларына, дежур персоналга һәм бүлек мөдирләренә планшетлар бирелде, – диде баш табиб.

Дөрестән дә, хастаханә зур үзгәрешләр кичергән. Иң мөһиме – яңа мәгълүмати система кәгазьдән цифрга күчәргә мөмкинлек биргән. Барлык хезмәтләр дә хәзер бер системада башкарыла. Табибларга – вакыт сарыф итеп, кәгазь тутырырга, ә пациентларга озын-озак чиратларда торырга кирәкми. Система үзе бөтен хастаханәне тәртипкә сала.

– Барлык процесслар да автоматлаштырылган, шуңа хәзер кабул итү бүлекләрендә чират җыелмый. Хирурглар элек бик күп вакытларын кәгазь эшенә сарыф итә иде. Хәзер аларның хәтта күбрәк операцияләр ясарга да вакытлары кала. Моннан тыш, тагын да катлаулырак пациентларны кабул итү мөмкинлеге барлыкка килде. Әйтик, хәзер без бөерләрне һәм бавырны кан белән тәэмин итүче аорта, кан тамырлары белән эшли алабыз. Элек андый авыр операцияләргә алынырга батырчылык итми идек. Узган елгы белән чагыштырганда, быел 1300 операциягә күбрәк ясадык, – ди баш табиб.

Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, эчке процессларны тәртипкә салу артык чыгымнардан да котылырга мөмкинлек бирә.

– Даруларны азрак сарыф итә башладык. Система табибка һәм консультантка бер-берсенә туры килмәгән, әйтик, антибиотик һәм ялкынсынуга каршы препаратны билгеләргә рөхсәт итми. Шулай ук, әгәр системада андый мәгълүмат булса, доктор препаратларны дөрес булмаган дозада яки пациентның аллергиясе булган даруны билгели алмый. Система бу турыда үзе хәбәр итә. Сүз пациентның иминлеге турында бара. Система медицина ярдәменең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, ә табибка хаталарны булдырмаска мөмкинлек бирә, – диде ул.

Шәфкать туташларының да эше берникадәр җиңеләйгән. Хәзер аларның кул астында ноутбук кына түгел, ә күчереп йөртә торган мобиль пост, дарулар һәм ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәк-яраклар бар. Мобиль пост процедураларны пациентның караваты янында башкарырга мөмкинлек бирә. Шәфкать туташы шунда ук дәваланучының температурасын һәм кан басымын үлчи, кирәкле даруларны бирә. Аларның һәркайсының цифрлы штрих-коды бар.

Медицина картасы урынына һәр пациентның штрих-кодлы беләзеге барлыкка килгән. Бу аның авыру тарихын белергә, табибларга пациентны дәвалау планын төзергә ярдәм итә. Анализларга исә бернинди амбулатор карталар да кирәкми. Тикшеренүләрнең һәм дәвалауның барлык мәгълүматлары бердәм мәгълүмат системасына керә. Ул пациентның хәлен белү диаграммасын автомат рәвештә төзи.

Хастаханәнең 1 нче кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Алексей Толстиков да HIMSS стандартларына күчүнең клиника эшен югары һәм сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрүен билгеләп үтте.

– Әлеге система пациентның хәлен күзәтергә генә түгел, аның белән булган барлык үзгәрешләрне дә анализларга мөмкинлек бирә. Хәзер барлык мәгълүмат компьютерда бар. Бу безнең вакытны сизелерлек кыскартты. Әйтик, анализлар алу элек 10–15 минутка сузылса, хәзер 5 минут җитә. Мондый дәвалау тиз һәм нәтиҗәле, – диде Алексей Толстиков.

Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү