Министрдан – рәхмәт, табиблардан – тәкъдимнәр

Яңа вазыйфада беренче очрашу. 8 мартта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казанга килде. Табибларга – рәхмәт сүзләре, чәчәкләр, яңа туган сабыйны каршы алу, хастаханәләр эшчәнлеге белән танышу. Мурашко Татарстандагы сәламәтлек саклау тармагыннан канәгать калганмы?

Бәйрәм көнне кабул иттеләр, бәйрәм көнне чыгардылар. Исегездә булса, Казанның йогышлы авырулар хастаханәсенә 23 февральдә коронавирус аркасында Diamond Princess круиз лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез ватандашыбызны урнаштырганнар иде. Ике атна аларны карантин шартларында карап торган медицина хезмәткәрләре эшеннән Татарстан Президенты да, министр да канәгать калган.

– 14 көн дәвамында хатын-кызлар гына эшләде. 23 февральдән, ир-атлар бәйрәменнән кабул иткән идегез, 8 мартта барлык пациентларны сау-имин килеш чыгардыгыз. Үз эшегезне искиткеч башкардыгыз, – дип мактады аларны Михаил Мурашко.

Рөстәм Миңнеханов та табибларга рәхмәтен белдерде. «Сезнең барчагызның да гаиләләре бар, шуңа да карамастан, ике атна буена сез һәрчак пациентлар янында булдыгыз», – диде ул.

Аннан соң федераль министр Республика балалар клиник һәм Республика клиник хастаханәләрендә булды. Беренчесенең эшчәнлеге белән реанимация хезмәте җитәкчесе Игорь Закиров таныштырды. Игътибар үзәгендә – тизлек, уңайлы шартлар һәм заманча таләпләргә җавап бирү. Аның сүзләренчә, алар атнасына 2 меңгә якын пациент кабул итә. Балалар клиник хастаханәсендә 2 меңнән артык хезмәткәр эшли, шуларның 500е – табиблар. «Хастаханәдә барысы да бер максатта эшли – ярдәм кирәк кешегә булышу. Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен шартлар каралган. Мәсәлән, хирург катнашы кирәксә, операция бүлмәсе күршедә генә урнашкан. Хастаханәгә керү һәм ашыгыч ярдәм палатасына эләгү вакыты 10 секундны тәшкил итә», – диде ул. Моннан тыш, министрга «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысасында сатып алынган җиһазларны да күрсәттеләр.

Михаил Мурашко сүзләренчә, республиканың бу хастаханәсе югары технологияләр һәм сыйфат менеджметын куллануда үрнәк булып тора. Сүз уңаеннан, министр илдәге медицина учреждениеләренең сыйфат менеджментының бердәм системасына күчәчәген әйтте.

Республика клиник хастаханәсе табиблары исә тәкъдим белән чыкты. Алар фикеренчә, гаилә сәламәтлеге үзәге булдырырга кирәк. «Үзәкне безнең базада ачарга мөмкин. Моның өчен барлык ресурслар да бар», – диде хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев. Бу – хастаханә эчендәге йөклелекне планлаштыру, балага уза алмаудан дәвалау, төрле репродуктив авырулары булган ир-ат һәм хатын-кызларга тикшерүләр уздыру, хатын-кызлар консультациясе һәм башка эшләрне башкара торган аерым үзәк булырга тиеш. Министр: “Проектны тулыландырып, уйлап бетерергә кирәк”, – диде.

Михаил Мурашко шулай ук Россиядәге хастаханәләргә бердәм мәгълүмат системасы кертү кирәклеген белдерде. Федераль система район хастаханәсеннән алып федераль медицина үзәгенә кадәр барлык клиникаларның мәгълүмат базаларын берләштерер иде, диде ул.

Кукмарадан Алинә һәм Айнур Фәйзрахмановлар гаиләсе бу көнне РКБның перинаталь үзәгеннән дүртенче балаларын алып чыкты. Бала табу йортыннан аларны Россия һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрлары бүләкләр белән озатты.

Чулпан Гарифуллина 


Фикер өстәү