Казанда «Ак чәчәкләр» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бу хезмәтнең алы да, ялы да юк. Ләкин гомер юлдашы итеп шушы һөнәрне сайлаган кеше инде тормышын ансыз күз алдына да китерә алмый. «Казан Экспо» үзәгендә медицина тармагында әнә шулай фидакарьләрчә хезмәт куйган иң яхшы табибларны ачыкладылар.

«Ак чәчәкләр» бәйгесе унбишенче тапкыр уздырыла. Анда алты номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сүзләре белән әйтсәк, гади бәйге генә түгел, шушы җаваплы эштә булган белгечләргә бер җыелып күрешү өчен бер сәбәп тә бу.

– Медицина хезмәткәрләре – дөньядагы иң катлаулы һөнәр ияләре. Алар өчен бәйрәм дә, ял да юк. Әле генә һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үттек. Күпләр аны операция өстәле янында, «Ашыгыч ярдәм» машинасында, авырулар янында каршы алды, – диде министр.

Бүген республиканың сәламәтлек саклау тармагында 37 меңнән артык урта медицина хезмәткәре эшли. Быел әлеге тармактагы иң яхшы хезмәткәр дип Республика клиник онкология диспансеры шәфкать туташы Миләүшә Шәрәфетдинова табылды.

Үзебезне аз гына начар хис итә башласак, иң беренче эш итеп участок табибы, педиатр ишеген шакыйбыз. «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Иң яхшы беренчел звено табибы» исеменә Яшел Үзән районының Васильево бистәсе табиб-педиатры Николай Романов лаек булды. Райондагы иң зур участокка хезмәт күрсәтә табиб. Ул эшләгән өч ел вакыт эчендә район үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлегендә балаларны диспансерлаштыру, вакцинацияләү күрсәткечләре яхшырган.

Табиблар өчен һәр авыру – җаваплылык. «Ак чәчәкләр»дә яңгыраган тетрәндергеч истәлек-хатирәләр табибларның көндәлек батырлыгына тагын бер кат инандырды. Аларның һәркайсының тетрәнеп, кайчак җиңел сулап искә алырлык гыйбрәтле тарихы бар. Коронавирус дигән зәхмәт пәйда булгач, табибларның иң кирәкле, кадерле кеше икәненә белдек инде. Алар башкарган батырлыклар турында ишеткәч, бу фикернең хаклыгына тагын бер кат инанасың. Татарстан табиблары ясаган кайбер катлаулы операцияләргә хәтта федераль үзәкләрдә дә алынмыйлар. Шундый операцияләрнең берсе узган ел Чаллыда ясалган. Автокаланың Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары Россиядә беренчеләрдән булып кеше организмындагы иң зур кан тамырларын алыштырган. Табиблар күкрәк һәм корсак аортасын тулысынча протезлый, аның йөрәктән алып аяк артерияләре очына кадәр булган мөһим тармакларын саклап калган.

Шул рәвешле Чаллыда яшәүче дүрт бала атасы Таһир Кадыйровка икенче гомер бүләк иткән алар. «Бүген исән-сау булуым, үз аякларымда йөгереп йөрүем өчен табибларга гомер буе рәхмәт укыячакмын. Чын мәгънәсендә икенче гомер бүләк иттеләр. Исән-сау балаларымны аякка бастырырга язсын», – диде ул «Уникаль очрак» номинациясендә җиңү яулаган табиблар турында.

Шушы ук номинациядә катнашкан башка табибларның да каһарманлыгы алдында баш иярлек. РКБ, 16 номерлы шәһәр хастаханәсе, Республика клиник онкология хастаханәсе табиблары күкрәгендә дүртенче дәрәҗәдәге яман шеше булган хатын-кызга әни булырга ярдәм иткән, ананың да, баланың да гомерен саклап калган. ДРКБ табиблары исә баш миенә кан сауган тугыз яшьлек Әскәрне коткарган. Казанның 1 номерлы балалар хастаханәсе табиблары вакытыннан алда 680 граммлы булып туган кызчыкның гомерен саклап калган. Бүген Әминәгә 12 яшь. Кыз профессиональ рәвештә фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Узган ел Махсус Олимпиадада алтын медаль яулаган. Үзен коткарган фидакарь табибларны котлап, бәйрәм тантанасында аларга бию бүләк итте ул.

– 45 яшьтә әни булдым, менә инде ун елдан артык шушы бәхетне татуымны дәвам итәм. Хәзер бу табиблар безгә туганнарыбыз кебек якын. Аларга көн саен рәхмәт укыйм, – ди кызның әнисе Фәридә Закирҗанова.

Бәйгенең бүләкләү тантанасында катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов табибларга соклануын яшермәде.

– Битараф булмаган кеше генә шушы катлаулы һөнәрне сайлый ала. Безгә бугенге видеоязмаларны караганда да кыен булды, ә сез көн дә шундый очраклар белән эшлисез. Хезмәтегез бик катлаулы. Без сезгә иң кадерле әйберне – сәламәтлегебезне ышанып тапшырабыз, – диде ул. – Республикада медицина ярдәме күрсәтү эшен яңартуга, алдынгы технологияләр үзләштерүгә, туучылар санын арттыру, гомер озынлыгын озайтуга зур игътибар бирелә. Без бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез. Медицина хезмәтенә һәрчак сорау зур. Бүген медицина хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасында да алдынгы сафларда тора. Табиб һөнәре – бик күп көч таләп итә торган хезмәт. Без сезнең эшкә һәрчак теләктәшлек күрсәтәчәкбез.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау тармагының вакытсыз вафат булган элеккеге министры Марат Садыйковны да искә алды.

– Ул сәламәтлек саклау тармагы үсешенә бик зур өлеш кертте. Марат Садыйков ярдәме белән әйдәп баручы клиникага әверелгән 7 номерлы хастаханәгә аның исемен бирергә карар калдык. Сәламәтлек саклау тармагындагы казанышлары һәм фидакарь хезмәте өчен Россия Президенты Владимир Путин Марат Садыйковны Пирогов ордены белән бүләкләде, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Мәрхүм министрның дәрәҗәле бүләген тормыш иптәше Диләрә Садыйковага тапшырдылар.
Татарстан Рәисе бәйгедә иң көтеп алынган номинация җиңүчесен дә игълан итте. Быел «Ел табибы» дигән дәрәҗәле исемгә Казан дәүләт медицина университетының анестезиология, реаниматология, һәлакәтләр медицинасы бүлеге мөдире Айнагөл Баялиева лаек булды. Ул йөрәк күчереп утырту буенча катлаулы операцияләрдә катнаша. Республиканың берничә клиникасына алдынгы алымнар кертә.

– Командировкаларда еш йөрергә туры килә. Медицина хезмәтләренә бездәге кебек яхшы мөнәсәбәтне башка бер җирдә дә күргәнем юк. Бу мөнәсәбәт безнең эш шартларында да чагыла. Иң матур хастаханәләр бездә. Килгән һәркем соклана. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә, – диде ул, шатлыгы белән уртаклашып.

Яшел Үзән районы акушер-гинекологы Елена Родионова исә Татарстан Рәисенең махсус бүләге – машинага лаек булды. Ул өенә өр-яңа «Лада Гранта» машинасында кайтып китте.

Динә Гылаҗиева


Фикер өстәү