Фәрит Мөхәммәтшин табибларга: Сырхаулардан рәхмәт кенә ишетерлек булсын

Биектау халкы Яңа елны шатлыклы вакыйга белән каршылый. Кичә районның Тимер юл бистәсендә яшәүчеләр өчен өч катлы яңа сырхауханә ачылды. Ул «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының «Сәламәтлек саклау тармагында беренчел звеноны модернизацияләү» программасы буенча төзелгән.

Биектау халкының шатлыгын уртаклашырга килгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләре белән әйтсәк, күптән көтелгән вакыйга бу. Районның бу өлешендә яшәүчеләр соңгы елларда шушы теләкне еш җиткерә торган булган. «Бердәм Россия» партиясе депутатлары белән очрашулар вакытында да яңа хастаханә сораган алар. «Биектаулылар, Казан белән янәшә яшибез, ә үзебездә аппаратура да җитми, урын да аз, дип күптән сорый иде. Федераль программа нигезендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бинаны ачып җибәрәбез», – диде ачылыш тантанасында парламент башлыгы.

Дөрес, Биектауның тимер юл станциясендә моңа кадәр дә сырхауханә булган. Ләкин ул ике катлы кечкенә генә бинада урнашкан. Биредә 30 елга якын хезмәт куйган Люция Җиһаншина элеккеге бинадагы бүлмәләрне бик кысан иде дип искә ала. «Яңа хастаханә якты, матур. Аны күптән көттек. Элеккеге бинада бик кысан иде. Хәзер биредә яңа КТГ, УЗИ аппаратлары бар. Хатын-кызларны кабул итү, процедура, манипуляция бүлмәләре аерым. Элек мондый мөмкинлекләр юк иде. Булачак әниләр дә бик шат булыр дип уйлыйбыз», – дип сөйләде Биектау хастаханәсенең бала тудыру бүлеге җитәкчесе «ВТ» хәбәрчесенә.
Дөрес, элеккеге бина да буш тормаячак. Анда районның балалар хастаханәсе “башка чыгар” дип көтелә. Әлегә ул бүлек район үзәк хастаханәсе белән бер бинада урнашкан. Гомуми мәйданы 2723 квадрат метр булган яңа хастаханә төзелешенә 350 миллион сумга якын акча тотылган. Биредә эшләүче табиблар 124 торак пунктта яшәүче 52683 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Монда барлыгы 61 табиб һәм 68 шәфкать туташы эшләячәк.

Баш табиб Рамил Зыятдинов сүзләренә караганда, сырхауханә яңа КТ, рентген аппаратлары, маммографлар, УЗИ, стоматология җайланмалары белән җиһазландырылган. «Бу сырхауханә клиника-диагностика үзәге функциясен үтәячәк. Ник дигәндә, бездә беренчел амбулатор ярдәм биш амбулатория, бер участок хастаханәсендә күрсәтелә. Авыруга тагын да җентеклерәк тикшеренү узып, тар белгечләргә күренергә кирәк булса, ул бирегә җибәреләчәк», – дип ачыклык кертте ул.
Биектауда «Земство табибы», «Земство фельдшеры» программалары да уңышлы гына эшләп килә. Программа эшли башлаганнан бирле районга барлыгы 46 (42 табиб һәм 4 фельдшер) белгеч җәлеп ителгән. Якын арада Биектауда тагын 2 ФАП ачылачак. Анда да әлеге программа нигезендә тагын ике фельдшер эшкә кайтыр дип көтелә. Шулай да районда кайбер белгечләргә әле дә булса кытлык саклана икән. Рамил Зыятдинов сүзләренә караганда, бүген Биектауның дәвалау оешмаларына невропатолог, психиатр кирәк.

Кадрлар мәсьәләсенә үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин дә игътибар итте. «Биектау районы табиблар белән 95 процентка тәэмин ителгән. Бүгенге шартларда бу – яхшы күрсәткеч. Без ак халатлы кешеләргә ковид шартларында куркыныч, кыю, җитди эшләре өчен рәхмәтлебез», – диде парламент башлыгы. Сырхауханә белән танышып чыкканнан соң, миллионнарча сум торган яңа җиһазларның кадерсезләнмәвен, анда үз эшен белеп башкарган тәҗрибәле белгечләр генә хезмәт күрсәтүен теләде ул. «Яңа сырхауханәдән район халкы да канәгать булыр дип уйлыйм. Алардан рәхмәт кенә ишетерлек булсын», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сүзләренә караганда, «Сәламәтлек саклау тармагында беренчел звеноны модернизацияләү» программасы кысасында Татарстанда барлыгы 49 ФАП ачарга планлаштырыла. Шушы ук программа кысасында тагын өч табиб амбулаториясен дә сафка бастырырга җыеналар. Шул рәвешле якын арада Яшел Үзән, Минзәлә, Әгерҗедә яңа балалар хастаханәләре ачылачак.

Сүз уңаеннан, ачылыш тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин табиблардан халыкны прививка ясатырга үгетләүләрен дә сорады. «Татарстанда 2 миллионнан артык кеше вакцина ясаткан. Калганнар исә чир йоктырудан куркып, киеренке халәттә йөри. Сезне, табибларны, тыңласыннар. Әле авырмаган кешеләрне сакларга кирәк, үгетләргә тырышыгыз», – диде парламент башлыгы. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренә караганда, соңгы арада республикада, дөрестән дә, вакцина ясатучылар саны кимегән. «Өч атна элек көненә 29 мең вакцина ясаган булсак, хәзер бу сан 3–4 мең чамасы тәшкил итә», – ди министр.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү