Тинчурин театры нәни тамашачыларына музыкаль әкият әзерләгән

“Асылкош” дип аталучы музыкаль спектакльне 22-26, 28, 29 декабрьдә һәм 3-5 гыйнвар көннәрендә карап булачак.

Татар әкиятләрендә көчлеләр түгел, ә зирәкләр һәм тапкырлар өстен чыга. «Асылкош» – гаҗәеп кош һәм китап укуга, гыйлемгә гашыйк ике бертуган турындагы әкият. Бервакыт алар уку белән мавыгып тылсымлы мәгарә эчендә кала һәм шуннан төрле маҗаралар башлана да инде.

Әлеге әкият ни генә булса да биргән сүзеңдә торырга, вәгъдәңне үтәргә кирәклеген искәртә, дуслык һәм мәхәббәт, кыюлык һәм кызыксынучанлык турында сөйли. Анда татар мәдәнияте өчен кыйммәтле бар нәрсәләр – китаплар, тылсымлы кошлар, Аҗдаһа, Шүрәле, Су анасы да бар. Бу һәр кешенең дә, һичшиксез, үз юлын, үз бәхетен табуы турындагы лирик хикәят.

Пьесаның авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин, режиссеры – Туфан Имаметдинов.


Фикер өстәү