Барысына да үрнәк: Республика клиник хастаханәсе 70 еллык юбилеен билгеләп үтә

Иң алдынгы, иң ышанычлы, иң дәрәҗәлесе… Республика клиник хастаханәсе турында әйтелгән сүзләр бу. Данлыклы дәвалау оешмасы бу көннәрдә 70 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан Казанда медицинада куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 500ләп белгеч катнашты.

РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сүзләренә караганда, хастаханәнең юбилеен шул рәвешле уздырулары юкка түгел.

– Хезмәткәрләрнең, авыруларның куркынычсызлыгы безнең өчен һәрчак беренче урында тора. Халыкка күрсәтелгән хезмәт сыйфатын тагын да яхшыртасыбыз килә.  Шуңа күрә хастаханәнең юбилеен менә шулай – конференция рәвешендә уздырып,  бергәләп шушы мәсьәләләр уңаеннан фикер алышырга булдык, – ди хастаханәнең баш табибы.

Чарада катнашкан мәртәбәле кунаклар арасында Россиянең Росздравнадзор идарәсе башлыгы Игорь Иванов та бар иде. РКБның куркынычсызлык тәэмин итү юнәлешендәге эшчәнлеген югары бәяләде ул.

– 2016 елда Росздравнадзор идарәсе Татарстанны медицина эшчәнлеге куркынычсызлыгы һәм милли сыйфат стандартларын эшләү буенча тәҗрибә мәйданчыгы итеп билгеләде. Бу эшкә РКБ белгечләре алынды. Нәтиҗәсе күз алдында. Клиника тышкы кыяфәтен генә үзгәртеп калмады, авырулар куркынычсызлыгы югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән дөньяның әйдәп баручы илләре белән көндәшлек итәрлек оешмага әверелде, – ди Иванов.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин фикеренчә, 70 еллык юбилей – РКБ коллективы өчен генә түгел, бөтен республика өчен зур вакыйга. Министр үзе дә ике дистә ел дәвамында шушы хастаханәдә хирург вазыйфасын башкарды.

– РКБ – сәламәтлек саклау тармагының төп өешмасы. Аның дистәләрчә еллар дәвамында булдырылган традицияләре бар. РКБда фән дә, практик алымнар да бергә үрелеп бара. Бик күп алдынгы алымнар кулланылу, көчле кадрлары белән дә аерылып тора ул. Иң катлаулы авырулар язмышын да еш кына РКБ табиблары кулына тапшыралар. Биредә ясалган операцияләр дәрәҗәсе һәм күләме буенча РКБга бөтен Идел буенда тиңнәр юк. Органнарны күчереп утырту буенча катлаулы операцияләр дә нәкъ менә биредә ясала, – ди министр.

Әнә шундый олы бурыч башкаручы белгечләр өчен хастаханә эш урыннан бигрәк икенче йортына ук әверелә. Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов та РКБда эшләгән елларын аеруча бер җылылык белән искә ала. Үзенең хезмәт юлын нәкъ менә биредә башлаган ул.

– Бу хастаханә минем тормышымда бик зур роль уйнады. Биредә мин тормыш иптәшем белән таныштым. Табиб кешенең алы, ялы юк бит. Төнлә эшкә чакыртып алган чаклар да еш була. Шуңа күрә балаларыбыз да биредә үсте, – дип искә алды ул.

Депутат халыктан көненә 40лап хат ала, шулар арасында РКБ табибларыннан зарланып язылган бер генә хат та юк икән. Хастаханә эшчәнлеген тасвирлаган иң зур күрсәткечләрнең берсе әнә шул дип саный ул.

– РКБ – эләгүе бик авыр булган мәктәп. Әмма монда бер килеп эләксәң, син инде үз эшеңнең остасы булган белгечкә әвереләчәксең. Бүген биредә эшләгән күп кенә табибларны белеп тә бетермим. Бу – бик яхшы күренештер, дип саныйм. Димәк, хастаханә үсә, үзгәрә, алга бара, – ди депутат.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү