Рөстәм Миңнеханов катлаулы шартларда да эшләргә сәләтле идарәче кадрлар әзерләү мөһимлеген әйтте

Бүген иң катлаулы шартларда да эшләргә сәләтле идарәче кадрлар әзерләү мөһим.  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетында оештырылган фәнни-гамәли конференциядә шулай дип белдерде.

«Заманча эшмәкәрлек белеме: Россия һәм дөнья» дип исемләнгән әлеге чарада йөздән артык кеше катнаша. Араларында Иран, Малайзия, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан, Бангладеш, Көньяк Корея, Сербия, Үзбәкстан, Белоруссия һәм Замбия кебек чит илләрдән дә вәкилләр бар.

Рөстәм Миңнеханов соңгы тапкыр мондый очрашуның 2018 елда – бөтенләй башка геосәяси вазгыятьтә узганлыгын искә алды. Татарстан Рәисе әйтүенчә, бүген иң катлаулы шартларда да эшләргә сәләтле идарәче кадрлар әзерләү тагын да мөһимрәк. Ул Татарстанның зур үсештә булган җитештерү базасы барлыгын, фән-техника ягыннан да мөмкинлекләре зур булуын искәртте. Бүген республиканың биш вузы «Приоритет 2030» программасында катнаша, өч университет алдынгы инженерлык мәктәпләре булдыру хокукын яулады.

– Вазгыять катлаулы булуга карамастан, без дустанә булмаган дәүләтләр белән элемтәләрне киңәйтергә омтылабыз. Чит илдәге хезмәттәшләребезнең «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы һәм Мәгариф министрларының халыкара форумы белән кызыксынуы моңа бер дәлил булып тора, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе фикеренчә, республиканың фән һәм белем бирү тармагында КФУның Югары эшмәкәрлек мәктәбе аерым урын алып тора.

– Югары мәктәп вәкилләре белән илнең башка белем бирү оешмалары арасындагы хезмәттәшлек эшмәкәрлек тармагында белем бирүне алга таба камилләштерү мәсьәләләренә җавап табарга ярдәм итәр дип ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү