«Рубин» поляк футболчысы Мацей Рыбус белән килешү төзеде

Моңа кадәр «Спартак»та уйнаган поляк футболчысы Мацей Рыбус «Рубин» белән килешү төзегән. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә. 33 яшлек сакчы белән бер елга килешү төзелгән.

Мацей Рыбус Польшадагы Лович каласында туган. 2012 елдан бирле Россиядә уйный. Башта “Терек”та туп типте. Аннары Франциянең “Лион” командасына барып кайткач, Мәскәүдә “Спартак”та һәм “Локомотив”та чыгыш ясады. Россия Премьер-Лигасында ул 211 матчта уйнап, 22 төп кертте һәм 27 нәтиҗәле пас бирде. Моннан тыш, Польша җыелма командасы составында 66 очрашуда чыгыш ясаган.


Фикер өстәү