«Елдан-ел зуррак, яхшырак, һәм тирәнрәк мәгънәле»: Казанда Сабан туена бүләк җыйдылар

Бәйрәмчә бизәлгән җигүле атлар, милли киемнәр, моңлы гармун, татар халык җырлары. Иртәгә узачак Сабан туе алдыннан Казанда милли бәйрәмебезгә бүләк җыйдылар.

Шәһәрдә бишенче тапкыр уздырылучы бүләк җыю чарасы берничә маршрут буенча оештырылды. Җигелгән җиде ат Казанның үзәк урамнарыннан узды. Беренче маршрут 1 нче Май мәйданыннан башланып, Бауман урамы буенча барды. Икенчесе Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры яныннан кузгалып китте. Өченче маршрут «Туган Авылым» милли комплексыннан башланса, җигүле тагын бер ат Иске Татар бистәсеннән юлга чыкты.

– Бүләк җыю – иртәгә Казанда узачак Сабан туе алдыннан үзенчәлекле, матур йола. Мин дә бүләкләр алып килдем. Бу тантана белән без бәйрәмдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез, – диде Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм бүләкләр сандыгына татар калфагы, түбәтәй һәм яулык тапшырды. Сабан туе батырларына хакимият һәм предприятие вәкилләре дә бүләк әзерләгән иде.

«Елдан-ел зуррак, яхшырак, һәм тирәнрәк мәгънәле». Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов милли бәйрәм турында әнә шулай диде.

– Без инде бишенче ел рәттән Сабан туена бүләкләр җыябыз. Чын күңелдән бүләк тапшырырга килгән кешеләр саны арта гына бара. Минем өчен балачакта бүләк җыю үзенчәлекле вакыйга иде. Мин аның җылы һәм матур  узуын күрдем. Безнең ассоциация аны шәһәрдә уздырырга карар итте, – дип сөйләде Зөфәр Гаязов.

«Туган Авылым» милли комплексы да Сабан туена бик күп тәм-томнар, сертификатлар, истәлекле бүләкләр әзерләгән. Биредә бәйрәм белән Әлфия Авзалова исемендәге фонд президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова котлады.

– Сабан туена бүләк җыю – бик күркәм йола. Үзебезнең фондтан бик күп бүләкләр әзерләдек. Монда Әлфия Авзалова турында китаплар, аның дисклары һәм альбомнары, – диде ул, бүләкләрне тапшырып.

Бүләкләр арасында Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан – көнкүреш техникасы, «Туган батыр» проектыннан – күчтәнәчләр, Татар дәүләт «Әкият» курчак театрыннан – балалар өчен спектакльләргә билетлар да бар иде.

– Батырга үз җиңүләрен язып бару өчен тышлыгы агачтан эшләнгән дәфтәр дә бар. Кабул итеп алыгыз. Бүләкләребез үз ияләренә, иң лаеклы батырларга барып җитәр, дип өметләнәм,  – диде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Җигүле атлар Камал театры янындагы мәйданга килеп җиткәч, милли җырлар һәм биюләр белән бәйрәм концерты оештырылды. Җыелган бүләкләрне Казанның Тынычлык, Дәрвишләр бистәләре һәм Аккош күле буенда узачак Сабан туе мәйданында җиңүчеләргә тапшырачаклар.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү