Татарстанда урманнарда янгын куркынычы турында кисәтүне тугызынчы тапкыр озайттылар

Татарстанда урманнарда янгын куркынычы турында кисәтү игълан ителде. Аны быел яз башыннан бирле тугызынчы тапкыр озайталар инде.

Татарстан Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, республика урманнарында IV класслы – югары, V  класслы – гадәттән тыш янгын куркынычы 24 июньнән 3 июльгә кадәр сакланачак.

Татарстанда урманнар яну куркынычы зур булу турында беренче кисәтү апрельнең 13еннән 20 сенә кадәр игълан ителгән иде. Аннары аны 21–26 апрельгә, соңрак 27 апрельдән 2 майга кадәр озайттылар, чөнки 29 апрельдә республиканың кайбер көньяк һәм көнчыгыш районнарында гадәттән тыш янгын куркынычы фаразланган иде. Мондый кисәтүне сигезенче тапкыр 13–23 июнь көннәренә озайттылар.

Татарстанда июнь аенда тулысынча диярлек салкынча һава торышы булуын да искәртик. Мондый һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. Киләсе атна башында +26 градуска кадәр җылыта.


Фикер өстәү