Татарстан урманнарында янгын куркынычы турында кисәтү бишенче тапкыр озайтыла

Татарстанда яз башыннан бирле урманнарда янгын куркынычы турында кисәтү бишенче тапкыр озайтыла. Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, ул 20-29 майга кадәр сакланачак.

Бу чорда республика урманнарында югары дәрәҗәдәге (IV класслы) янгын куркынычы билгеләнгән. Көнчыгыш районнарда урыны белән гадәттән тыш куркыныч ((V класслы) көтелә.

Исегезгә төшерәбез: быел язын урманнарда югары дәрәҗәдә янгын куркынычы турында кисәтү 13-20 апрель чорына игълан ителде. Шуннан соң ул 21-26 апрельгә һәм соңрак 27 апрель-2 майга, 3-10 майга, 11-19 майга кадәр озайтылды.

Республикада 17 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булды. Бу чорда учак кабызу, чүп-чар яндыру рөхсәт ителмәде.


Фикер өстәү