#КаzanForum: Алдагы өч елда ислам финанслары күләме 20 миллиард сумга җитәргә мөмкин

Бу хакта “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара икътисадый форумында “Сбербанк” идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин әйтте.

Дөрес, бу – әлегә фараз гына. Әмма ил төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда булган ихтыяҗ шулай фикер йөртергә җирлек бирә, дип белдерде Александр Видяхин. Ул кредит оешмасының ислам банкингы юнәлешендә канун проекты әзерләүдә катнашуы турында да әйтте.

– Канунсыз эшләве читен, әлбәттә. Ул без тәкъдим итә торган хезмәтләрне стандартлаштыру өчен кирәк. Алар барысы да шаригать кануннарына туры килә. Киләчәктә башка кредит оешмалары да бу эшкә кушылыр, әлеге юнәлештә көндәшлек барлыкка килер дип ышанам, – диде Александр Ведяхин.

Билгеле булганча, “Сбербанк” Казанда тәүге ислам банкингы бүлекчәсен ачты.


Фикер өстәү