Рушан Шәмсетдинов: «Рәссам рухи яктан гына бай, матди яктан түгел»

Сафьян урамыннан Каюм Насыйри урамына аяк басканда, ике катлы агач йортка тап буласың. Аның тирәсендә башка агач йортлар калмаган инде. Бу – танылган рәссам Рушан Шәмсетдинов яшәгән һәм иҗат иткән йорт.  Без аның белән татар тарихына танылган шәхесләрен биргән әлеге нәсел, Иске Татар бистәсе тарихы һәм рәсем сәнгате проблемалары хакында сөйләштек.

– Рушан абый, Исәнбаевлар йорты бүген нинди хәлдә?

– Дәү әти бу йортны 1928 елда сатып алган. Дәү әтиләр бирегә хәзерге Серов, элеккеге Надеждинск шәһәреннән күченеп кайтырга мәҗбүр булалар. Башта совет власте безнең гаиләгә тимәсә дә, утызынчы елларда, коллективлаштыру шаукымы башлангач, безне дә кыса башлаганнар. Шуңа күрә аларга Надеждинск шәһәрендәге 48 тәрәзәле йортны һәм зур гына җир участогын сатарга туры килә. Соңыннан ул йортта Надеждинск шәһәре хакимияте урнаша. Надеждинск – металлургия шәһәре. Дәү әтием Гайнетдин белән дәү әнием Бәдриҗамал әлеге калага яңа тормыш башларга дип киткәннәр. Алар икесе дә – Апас ягы крестьяннары. Бабай заводта эшче була, завод өчен атлар үрчетү белән дә шөгыльләнә. Чөнки авыр йөкләрне ташырга ни автомобиль, ни трактор булмый, атларның бик кирәк чагы. Әби өйдә бала тәрбияли. Ун баладан алтысы исән кала. Бусы – патша вакытындагы хәлләр. Аннары совет власте килә. Дәү әти яңа властька да завод өчен атлар үрчетүен дәвам иттерә. Аннары аларның иркен яшәүләре кемнәргәдер ошамый башлый. Нәтиҗәдә гаилә Казанга кайтырга була. Күп кенә йортлар арасыннан Апанаевлар мәчете мәзине Мостафа Исәнбаев йортын сайлап алалар. Бу йорт 1880 елда ук салынган. 1889 елда атасы аны улы Ибраһимга бирә. Совет заманында исә бу йортта барлыгы 12 гаилә яшәде. Хәтта ишегалдындагы мунчага да бер гаиләне керттеләр… 2012–2013 елларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә реставрация эшләре үткәрелде. Мин шушы йортта тудым, шушында үстем, хәзер дә биредә яшим, эшлим. Безгә бигрәк тә җәй айларында күп кенә туристлар килә, барысын да кабул итәбез, чәйләр эчерәбез.  Менә хәзер әле ремонт эшләре белән шөгыльләнәбез.

– Иске Татар бистәсен торгызганда куелган бурычлар үтәлдеме?

– Бистәне торгызу эшләре башланганда, кызганыч, күп кенә йортлар сүтелеп өлгергән иде инде. Тузган торак программасы бер яктан яхшы булса, икенче яктан әнә шундый зыяны тиде.

 Иске Татар бистәсе Иван Грозный Казанны яулап алгач барлыкка килә. Үзәктән татарлар бирегә чыгарыла. Нәтиҗәдә Кабан күленең бу ягы мөселман ягы булып оеша. Монда сәүдәгәрләрнең, морзаларның, хәлле кешеләрнең берсеннән-берсе матур йортлары, мәчетләр, мәдрәсәләр, җыен мәйданнары корыла. Һөнәрчелек гөрли, сәүдәгәрлек җайга салына. Ни кызганыч, хәзер инде шул йортларның  ун проценты гына сакланып калды. Бурычлар 10 процентка үтәлде, дияргә буладыр.   

– Шәмсетдиновлар нәселеннән күп кенә атаклы кешеләр чыккан. Каюм Насыйри белән туганлык кайсы яктан?

– Әни ягыннан Сәгыйтовлар нәселе Каюм Насыйрига барып тоташа. Ул да – борынгы нәсел. Сәгыйт Морза дигән полководец булган. XV гасыр тарихын өйрәнгән тарихчылар аның шәхесен яхшы белә. Ул бөтен сугышларда да җиңгән, дип әйтәләр. Шушы нәсел җебен алсак, 14 буын алмашынганнан соң, мин туганмын инде. Бабамның бабасы Мөхәммәтйосыф Сәгыйтов белән Каюм Насыйри туганнан туган абыйлар була. Мөхәммәтйосыф бабай тарихка Бишенче җәмигъ мәчетнең соңгы мулласы булып кереп кала. Күрәсең, эшен бик әйбәт белгәндер, аңа патша алтын медаль тапшыра. Шул медаль белән фотосы гаилә архивында саклана. Аңа ярдәмче итеп Галимҗан Баруди сайлангач, бабай эше тәнкыйтьләнә башлый. Ул чакта сиксәнне узган карт үзгәрә алмагандыр инде, ә Баруди – җәдидче. Бабайлар шушы мәчет каршындагы ике катлы агач йортта яшәгән. Ул йорт хәзер юк инде.

– Каюм Насыйрига бәйле ядкәрләр сакланамы сездә?

– Кызганыч, юк шул. Аның фотосы да сакланмаган бит. Бездә әнисе Әминәнең фотосы да юк. Аннан соң динле кешеләр фотога бик төшмәгәннәр дә инде. Ә бөтен дөньяга таралган портретын рәссам Байназар Әлминов кеше сүзенә таянып кына ясаган. Иң кызыгы: Каюм Насыйри сурәте белән Мөхәммәтйосыф Сәгыйтов фотосын чагыштырсак, алар ике тамчы су кебек охшаш.

– Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романында Каюм Насыйри образы да бар. Ул анда ярым сукыр, авыр хәлдә яшәүче галим буларак сурәтләнә. Бу дөреслеккә туры киләме, сезнеңчә?

Мөгаен, шулайдыр. Аның үз йорты да булмаган бит, кешедә торган. Әнә шул йорт нигезендә хәзер Насыйри музее эшли.

– Сез – тарихи темага алынган беренче рәссамнардан. Бүген инде бик күпләр әлеге темага алына. Әмма тарихи дөреслек ни дәрәҗәдә сакланган?

– Казан сәнгать училищесын тәмамлаганда, диплом эшемне Казан ханлыгы тарихына багышлыйсым килгән иде. Бу – 1966 ел, училище җитәкчесе – партия кешесе, заманча тема алырга киңәш итте. Янәсе, тарих үткәндә калырга тиеш. Шуңа күрә җәлилчеләр темасын алдым. Әмма ул вакытта ниятләгән теманы – Сөембикәнең Сафагәрәй белән хушлашуын барыбер эшләдем. Ул «Мирас» журналында басылып чыкты. Аңа кадәр китап нәшриятында, «Социалистик Татарстан» газетасында да эшләп алдым. Бик кызык чор иде ул. Әнәс Әмирханов белән бергә эшләдек. Рәсем дә ясадым, портретлар да, фотоларга ретушь та эшләдем. Ул чакта шрифтлар да кулдан языла иде бит. 1975 елда Мәскәү полиграфия институтына укырга кердем. Анда да дипломны тарихи темага яздым. Дөрес, Мәскәүгә безнең тарих кирәкмәде, 1981 ел бит. Ленин темасына триптих ясадым. Ул хәзер Ленин музеенда сакланырга тиеш. Тарихи портретларга мин «Мирас» журналында эшләгәндә алындым. Иң элек Алтын Урда ханнарын эшләдем. Башта тарихи материалларны өйрәндем. Шуннан китте инде, Болгар чоры, Казан ханнары…

– Милләтчелектә гаепләмәделәрме?

– Берзаман «Вечерняя Казань» газетасында, милләтчелектә гаепләп, материал чыкты. Автор, мөгаен, татарны надан, үткәне булмаган халык итеп күрергә теләгәндер. Ник дигәндә, ханнар портретлары матбугатта басыла башлагач, халыкта кызыксыну артты. Бик күп кеше журналга язылды. Без инкыйлабка кадәр дә безнең бик бай тарих булуын чагылдыра алдык дип уйлыйм мин. Рәссамнар да тарихка тартыла башлады. Китап нәшриятында эшләгәч, материал кул астында. Үзем генә эшләмәдем, башкаларны да чакырдым. Хәзер дә ясыйлар, әмма бик азлар гына бу юнәлештә калды.

– Иске Татар бистәсендә сезнең өчен иң кадерле урын кайсы?

– Үзем торган йорт, балачагым үткән урыннар. Апанай мәчетендә элек ясле иде. Бер яшемнән биргәннәр. Аннан шундагы балалар бакчасына 7 ел йөрдем. Мин укыган мәктәп бинасы патша заманында Касыймия мәдрәсәсе бинасы булган. Без аны «кәҗә мәктәбе» дип йөртә идек. Бистәдә кәҗә белән сарыкларны күп асрыйлар иде, сыер сирәгрәк. Көтү кайтканда, кәҗәләрне шунда куып керткәннәр. Мин укыганда, ул рус мәктәбе инде инде.

– Рус мәктәбен тәмамлаган кешеләр, гадәттә, татарча белми…

– Безнең өйдә русча сөйләшүче юк иде бит. Русчаны яхшы белмәгәнгә, безне рус мәктәбендә укыттылар. Әмма беребез дә татар телен онытмадык. Улларым да татарча яхшы белә.

– Музыкага һәвәслегегез кайдан килә?

– Ул сәләт, мөгаен, дәү әни Бәдриҗамалдан килә торгандыр. Ул скрипкада, кубызда, гармунда уйнарга үзлегеннән өйрәнгән. Профессиональ музыкаль белемне әтинең энесе Исмай Шәмсетдинов кына алган. Ул – композитор, артист. Әмма гаиләдә әти дә, абый да фортепианода, думбрада, Амати технологиясе буенча ясалган скрипкада уйный белгәннәр. Страдивари скрипкалары иң әйбәтләре, икенче урында Амати килә. Әлеге скрипкалар XIX гасырда ясалган, яңгырашы искитмәле. Мин аларны саклап тотам инде.

– Уйный беләсезме?

– Музыка мәктәбендә скрипка классын тәмамладым. Ул миңа иҗатта ярдәм итә. Күп рәссамнар скрипкачыларны дөрес ясамый. Скрипканың грифы кулда ятарга тиеш түгел, ул һавада булырга тиеш.

– Бүген рәссам ничек яши?

– Рәссамнарның хәле яхшы түгел. Рәсем хәзер беркемгә дә кирәкми. Заманча техника рәссамнарның кадерен юкка чыгарды, дип әйтсәк тә була. Китапка иллюстрацияләр ясау гына калды.

– Рәссам булырга хыялланган кешеләргә киңәшегез бармы?

– Үзем укыган сәнгать училищесын гына алыйк. Анда хәзер кызлар гына укый. Элек киресенчә иде. Элегрәк Казанда Сәнгать институты бар иде, ул да ябылды. Бу да бит инде рәссамга ихтыяҗ булмаганнан килә. Гомумән гуманитар юнәлешне алсак та, ул тармакларда хәзер хатын-кыз. Аларга әле иҗат кирәк, әмма иҗат белән бүген тормышны алып барып булмый. Рәссам булып байыйм дип хаталанмасыннар.

– Шул ук вакытта иркен яшәүче «модный» рәссамнар да бар бит.

– Аларның күбесе безнең милләт кешеләре түгел. Яһүдләр, мәсәлән, сәнгать тармагында уңышлы иҗат итә. Никас Сафронов иҗатын алсак, аның мәктәбе көчле. Реализм мәктәбен әйтүем. Ул үзе: «Мин «обыватель» күңеленә юл таптым», – дип әйтә.

– Ә төрле алымнарны кулланучылар, әйтик, буяу чәчрәтеп ясаучылар турында ни әйтерсез?

– 2–3 рәсем ясыйсың да, туйдыра ул. Үсәр өчен, техниканы алмаштырырга кирәк. Сүз уңаеннан, абстракт рәсемнәр дә модадан чыкты. Ул СССР заманында хәтта тыелган иде. Реклама, шул картиналарны аһ итеп мактау үз эшен эшли, сәнгати кыйммәте булмаган әйберләр миллион сумнарга сатыла. Менә бит халыкны ничек бозалар. Болар барысы да белем булмаганнан килә.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү