Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теннис академиясендә фиджитал-футбол буенча халыкара турнирны карады. Әлеге ярышлар «Киләчәк Уеннары» халыкара чарасы алдыннан сынау турниры булып тора.
Турнирда 6 илдән 8 команда катнаша.
Рөстәм Миңнеханов фиджитал-уеннар өчен мәйданчыклар белән танышты, шулай ук Россия һәм Уругвай командалары арасында 3 урын өчен матчны карады.