Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк Уеннары» турниры уңаеннан тантаналы чара кунакларын сәламләде

2024 елда булачак «Киләчәк Уеннары» халыкара дәрәҗәдәге югары технологияле турнир уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чара кичә, 18 апрельдә, Мәскәүдә узды. Аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко ачты.

Мәскәүдә узган чарага чит илләрнең 60тан артык дипмиссиясе вәкилләре җыелды, анда шулай ук Россиянең Спорт министры Олег Матыцин, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, 6 тапкыр йөзү буенча дөнья чемпионы, Халыкара Олимпия комитетының мактаулы әгъзасы Александр Попов, гимнастика буенча команда күпбәйгесендә Олимпия чемпионы, шәхси һәм команда дисциплиналарында күп тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Никита Нагорный һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк Уеннары»н тарихында беренче тапкыр 2024 елда Казан кабул итәчәк. Бу инновацион проект, ул цифрлы технологияләрне һәм физик активлыкны берләштерә.

«Безнең республика турнирның барлык чараларын иң югары дәрәҗәдә уздырырга һәм барлык йөкләмәләрне үтәргә әзер, — диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. — Барлык кунаклар һәм Уеннарда катнашучылар өчен эш һәм ял итү өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылачак. Дмитрий Чернышенко әйткәнчә, турнирны оештыру буенча барлык чыгымнарны федераль үзәк үз өстенә ала. Барыбызга да башкалабызда, Казан шәһәрендә  матур хатирәләр телим. Чарада катнашучылар һәм кунаклар арасында сезне күрергә шат булырбыз».

Кунакларга Казан — турнирны кабул итәчәк шәһәр турында видеоролик күрсәттеләр. «Киләчәк Уеннары» халыкара турниры классик спорт, киберспорт һәм югары технологияләр катнашмасы дип билгеләп үтелде. Бөтен дөнья командалары реаль һәм виртуаль киңлекләрдә көрәшәчәк. Россиядә иң югары дәрәҗәдәге ярдәм белән ярышларның яңа форматы барлыкка килде. Беренче тапкыр реаль һәм виртуаль дисциплиналар бердәм киңлеккә — виджитал спортта берләшәчәк.

Белешмә өчен:

2024 елның мартында Татарстан халыкара дәрәҗәдәге яңа югары технологияле турнирны кабул итәчәк — «Киләчәк Уеннары» тарихында беренче тапкыр. Ярышларда 2 000гә якын катнашучы булачак, стриминг мәйданчыкларында көтелгән караулар саны 150 миллионнан артык тамашачы


Фикер өстәү