Май аенда аллергия китереп чыгаручы төп әйберләрне атаганнар

Каен серкәсе иң көчле аллергия китереп чыгаручы серкә булып санала.

Табиб-аллерголог-иммунолог Мария Фоминых май аенда төп аллергеннар турында сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, май ае каен, тупыл, усак, тал, карама (вяз), корыч-агач (ясень) серкәләрен күтәрә алмаучы кешеләр өчен хәтәр белән яный.

Беренче урында – каен серкәсе. Иң көчле аллергия бирүче серкә ул. Аның серкәләре яфрак ярганчы яки яфрак яру чорында ук оча башлый. Якынча апрель урталарына кадәр серкәләнә. Апрель азагы – май башында кырау төшсә, май ахырына кадәр серкәләнергә мөмкин.

Тупылга килсәк, аның серкәләре яфрак ярганчы җил белән бик җиңел тарала. Бу шулай ук тал серкәләренә дә кагыла.

– Тупыл мамыгы – агач орлыгы ул. Үзе аллерген булып тормый, ләкин июнь аенда чәчәк атучы кузаклы үсемлекләр серкәләрен күчерә, дигән табиб.

Моннан тыш май аенда усак, карама, нарат, корыч-агач һәм имән серкәләре дә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Һава температурасы +18…+25 градуска кадәр җылынганда, коелган яфракта күгәрек гөмбәләренең споралары үрчи башлый. Монысы да – аллергия авыруларының төп сәбәпләреннән берсе, дип билгеләп үткән табиб.

Шул ук вакытта ул хәзерге вакытта төрле төбәкләрдә нинди агачларның серкә таратуын, һавадагы серкә күләмен махсус сайтлар аша күзәтеп барырга мөмкин булуын искәрткән.


Фикер өстәү