Кукмарада универсаль спорт залы һәм Казанда физкультура-савыктыру комплексы ачылды

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – спорт державасы» халыкара форумы кысаларында Россиянең 12 төбәгендә 15 заманча спорт объекты ачылды. Барлык объектлар да «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән.

Тантана телекүпер режимында узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Спорт министры Олег Матыцин катнашты.

Бүген Татарстан территориясендә берьюлы ике яңа спорт объекты ачылды – Казанда һәм Кукмарада. Рөстәм Миңнеханов федераль Хөкүмәткә республикада социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Безнең максат – Татарстанның барлык торак пунктларында халык өчен заманча спорт объектлары булсын иде. «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында республикада инде 12 спорт объекты төзелгән. Әлеге проектны гамәлгә ашыру дәвам итәр дип өметләнәбез», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Видеоэлемтә аша тантанада катнашучыларны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко сәламләде. Ул хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр илдә 70ләп спорт объекты файдалануга тапшырылачак. Киләсе елда 110дан артык физкультура-савыктыру комплексын файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Россия Федерациясе вице-премьеры Россия Президенты тарафыннан җитди бурыч куелганын искә төшерде – 2030 елга кадәр россиялеләрнең спорт белән шөгыльләнү өлешен 70%ка кадәр арттыру. Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, бүген гамәлгә кертелә торган спорт объектлары әлеге максатка ирешүгә ярдәм итәчәк.

Шулай итеп, Кукмара шәһәрендә универсаль спорт залы һәм Казанда ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы ачылды. Татарстанда, Саратов өлкәсе һәм Чечня Республикасында проектлар “Бердәм Россия” сәяси партиясе ярдәмендә тормышка ашырылган.


Фикер өстәү