Табиб майсыз эремчекнең кемнәргә ярамавын аңлатты

Эремчек иң яхшы кальций чыганагы булып тора. Витаминнар, терлек аксымы “келәте” ул. Ләкин аның да, калган барлык файдалы ризыкларныкы кебек үк, кимчелекле яклары бар. Дөрес кулланмаганда, сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин, димәк.

Беренчедән, эчке авырулар табибы Анна Ивашкевич aif.ru хәбәрчесенә сөйләвенчә, эремчекнең билгеле бер саклау вакыты бар. Саклау вакыты чыкканда яки җылыда торганда, агулану чыганагына әйләнеп, ашкайнату системасына нык кына “сугарга” мөмкин ул.

Лактоза матдәсен күтәрә алмаучыларга да бу ризыкны ашарга ярамый. Эремчектә аксым микъдары күп булу (100 грамм продуктка 16,7 грамм аксым туры килә) сәбәпле, ул матдәләр алмашының соңгы “буыны”на: бүлеп чыгару органнарына зур “йөк” булып төшә. Шуңа күрә бөер авыртучыларга әлеге ризыктан баш тарту хәерле.

Артык авырлыктан һәм атеросклероздан интегүчеләргә эремчек белән аеруча сак булырга кирәк. Табиб белән киңәшләшкәннән соң гына аңа үрелү шарт.

Моннан тыш майсыз эремчек инсулин бүлеп чыгуны көчәйтә. Ә инсулин – май җыючы гормон. Аның югары дәрәҗәдә булуы юанаюга китерергә мөмкин.


Фикер өстәү