#КаzanForum: Патриарх Кирилл: «Россиядә диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр уникаль»

Россиядә диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр уникаль. Бу хакта Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан Ратушасында узган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында әйтте. Мәгълүм булганча, бу юлы утырышта катнашучылар хезмәттәшлек итү ысулы буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр турында фикер алышты.

Патриарх искәрткәнчә, Россиядә 1998 елдан бирле динара совет эшләп килә. Анда Россиядәге традицион диннәрнең вәкилләре кергән. Әлеге совет ислам, православие, яһүд һәм буддизм тарафдарларының эшчәнлеген көйләргә ярдәм итә.

Патриарх сүзләренчә, көнбатыштагыларның күпчелеге мондый советның әһәмиятендә шикләнә. «Без гомер-гомергә, тарих дәвамында бергә яшибез. Бергә яшәүнең, хезмәттәшлекнең бу тарихи тәҗрибәсе ышаныч һәм аңлашәу мохитенә китергән дә. Россиядә диннәр арасында уникаль мөнәсәбәтләр барлыкка килде һәм барлык традицион конфессия вәкилләре бу традицияне һәрьяклап хупларга тиеш», – диде ул.
Патриарх Кирилл әйтүенчә, Россия православие чиркәве мөселманнар белән элемтәдә тора. Ул искәрткәнчә, ике конфессиянең дә фундаменталь кыйммәтләре бер үк. Рус Православие чиркәве башлыгы Россиянең ислам дөньясы белән хезмәттәшлеген алга таба үстерәчәгенә өметен белдерде. Алар исә үз чиратында моңа һәрьяклап ярдәм итәргә әзер.


Фикер өстәү