Бүләгең әзерме? 21 һәм 23 июньдә Казанда Сабан туена бирнә җыячаклар

Авылларда Сабан туена бирнә җыелып бетте дисәң дә була. Чиратта – башкала. Бу атнада Казанда милли бәйрәмебез гөрләячәк. Ул нәрсәсе белән үзенчәлекле булыр? Башкала Сабан туена бүләк җыюда кемнәр катнашыр? Бу хакта матбугат очрашуында сөйләделәр.

Быел Казанда Сабан туе 24 июньдә Тынычлык, Дәрвишләр бистәләре һәм Аккош күлендә узачак. Моннан тыш, 23 июньдә Казан ипподромында ат чабышлары башланачак. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева быелгы бәйрәмнең кайбер үзенчәлекләре турында сөйләде.

– Быел без милли бәйрәмнәрне, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, тарихи эчтәлегенә йөз тотып уздырабыз. Казан Сабан туена килгәндә, быел бәйрәмнең тантаналы өлешендә дә, төрле остаханәләр, уеннарда да традицион милли үзенчәлекләргә игътибар зур булачак. Әйтик, барыбызның да Сабан туенда уздырыла торган уеннарда катнашканыбыз бар, әмма аларның кайдан һәм ни өчен килеп чыкканын белмибез. Милли ашларыбыз белән дә шулай ук. Казанда узачак бәйрәмдә менә шуларга игътибар биреләчәк. Аннан соң, бәйрәмнең аһәңе ниндидер техник чараларга гына кайтып калмасын иде. Шуңа да быел музыкаль бизәлешне халык уен кораллары баетачак, – диде ул.

Юл бирегез – атлар килә!

Сабан туена бирнәне 21 июньдә үк җыя башларга ниятлиләр. Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сүзләренчә, матур итеп бизәлгән җигүле атлар Залесный бистәсеннән «Салават Күпере» торак массивына таба һәм Дәрвишләр бистәсе буйлап та йөриячәк. «Һәркемгә бу күркәм, тарихи йолада катнашырга киңәш итәм», – диде ул.

Ә 23 июньдә бүләк җыючылар Казанның дүрт почмагыннан: Кремль, Ирек мәйданы, «Туган авылым» комплексы һәм Иске Татар бистәсеннән чыгып китәчәк. Беренчеләрдән булып бүләген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырыр дип көтелә. Сез дә бер-бер нәрсә әзерләп куя аласыз. Иң мөһиме – исем-фамилиягезне языгыз. Шулай иткәндә, исемегезне Сабан туенда яңгыратачаклар.

– Cабан туена бүләк җыю – балачагымның җылы бер хатирәсе. Бәйрәм алдыннан һәр өй саен бүләк җыеп урам әйләнүләрен, 60 ел узса да, искә алам. Бу матур йоланы Казанда да уздырасы килде. Әлеге тәкъдимне җитәкчелегебез дә хуплады. Һәм менә инде бишенче тапкыр, атлар җигеп, җырлап-биеп, Казан урамнарын әйләнергә җыенабыз, – диде Татарстанның Рестораторлар берлеге рәисе Зөфәр Гаязов.

Җиде җигүле ат, җырлап-биеп алырга, бүләкләрне кабул итәргә туктый-туктый, Камал театрына таба хәрәкәт итәчәк. Зөфәр Гаязов ышандырганча, атлар юлда тоткарлыклар тудырмаячак. 13.00 сәгатьтә исә барысы да җыелган бүләкләре белән Камал театры янында очрашачак. Анда бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән дәвам итәчәк.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин фикеренчә, Сабан туена бүләк җыюның максаты – әлеге йоланы балаларга, үсмерләргә күрсәтү, аларны ияртү.

– Бу йола һәр авылда диярлек уздырыла. Ә Казан өчен ул – яңалык. Быел ул шундый зур масштабта беренче мәртәбә узачак. Иң мөһиме – теләгән һәркем Сабан туе батырларына атап үз бүләген тапшыра алачак, – дип сөйләде ул.

Урам тутырып җырлап, бүләк бирүчеләрне Казанның ташлы юллары кызганчы биетүгә Мәдәният институты җавап бирәчәк. «Студентларыбыз да, остазларыбыз да  нык әзерләнә», – диде институт ректоры Роза Әхмәдиева. Ул шулай ук бу йоланың тарихына да тукталды.

– Сабан туена бүләк җыю – бәйрәмнең матур бер бизәге генә түгел. Элек-электән җыелган бүләкләрнең явыз көчләрдән саклап, тормышка уңыш китерү көченә ышанганнар. Бүләк җыйганда егетләр – көчен, кызлар уңганлыгын күрсәткән. Һәр кыз бала ел буе Сабан туена дип чигү чиккән бит элек, – диде ул.

Фикер

Ләйлә Фазлыева, Татарстан Премьер-министры урынбасары:

– Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы күп нәрсәләргә игътибар итәргә мөмкинлек бирде. Шул исәптән, милли кием мәсьәләсенә дә. Бүген аңа карата кызыксыну артты. Мин исә милли бәйрәмнәребезгә дә асылыбызны күрсәтә торган киемнән килергә тәкъдим итәм. Шул рәвешле балаларга, киләчәк буынга үрнәк күрсәтүебез турында онытмыйк. Бәйрәмгә барыр алдыннан балаларыбызга Сабан туеның асылын, тарихын сөйлик. Бу бәйрәмне ял итү, күңел ачу чарасы гына дип кабул итмәсәк иде. Сабан туенда катнашу – тарихи мирасны саклауга өлеш кертү дә әле ул.

Лилия Гыймазова

Кем күпме ала? “ВТ” журналисты Сабан туенда чыгыш ясаучы җырчыларның бәясен белеште

 

 


Фикер өстәү