Кем күпме ала? “ВТ” журналисты Сабан туенда чыгыш ясаучы җырчыларның бәясен белеште

Сабантуй – җырчылар өчен кызу урак өсте. Халык безгә кем килер дип тә көтә, кемнең күпме торганы белән дә актив кызыксына. Шулай итеп кайсы җырчы күпмегә чыгыш ясый?

“Кеше белми торганнары 60 мең сорый, калганнарының бәясе 100-150-250 мең сумнан да ким түгел. Акча сорау җырчының дәрәҗәсеннән генә түгел, намусыннан, нәфесеннән дә тора. Эзли торгач, бик мәгънәле җырчы таптык. Республикада исеме дә таныш, тамашачы да ярата. Акчабызның аз икәнен белеп, 25 мең сумга чыгыш ясарга ризалашты. Әле үзе генә түгел, ике кеше киләләр, – ди Балтач районының бер авыл җирлеге башлыгы.

Җырчылар үз бәяләрен әйтергә атлыгып тормый, шуңа күрә оештыручылардан, авыл җирлеге башлыкларыннан белештек. Үзебез ачыклый алган кадәрлесен сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

Рәсим Низамов – 40 мең,
Лилия Хәйруллина – 50 мең,
Зөлфәт Зиннуров – 50 мең,
Чәчкә — 60 мең,
Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова – 100 мең,
Ришат Фазлыйәхмәтов – 100 мең,
Рамил Шәрәпов (Шәрәпҗан) – 120 мең,
Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Миләүшә Закирова – 130 мең,
Зөлфирә-Алмаз Мирзаяновлар – 150 мең,
Марат Яруллин — 150 мең,
Ильмира Нәгыймова — 150 мең,
Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева – 150 мең,
Зинира-Ризат Рамазановлар – 300 мең,
Әнвәр Нургалиев – 450 мең,
Илсөя Бәдретдинова — 500 мең,
Фирдүс Тямаев — 700 мең.


Кем күпме ала? “ВТ” журналисты Сабан туенда чыгыш ясаучы җырчыларның бәясен белеште” язмасына фикерләр

  1. Нэрсэгэ сон шул бэягэ артистлар чакырырга? Сабантуйлар болай да уз мэг’нэсен, узенчэлеген югалтып бара бит.Мин кеше акчасын санамыйм. Лэкин ул акчалар халыкка файдалырак эшлэргэ тотылса эйбэтрэк булыр иде. Жирлеклэрдэ проблемалар беткэнме эллэ?

Фикер өстәү