Татарстанда гадәттән тыш хәлләрдән саклау көчләрен һәм чараларын әзерли башлыйлар

Татарстанда халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау көчләрен һәм чараларын әзерләү турындагы нигезләмәне расладылар. Документка Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Карар нигезендә, хакимият органнарына халыкны һәм территорияне гадәттән тыш хәлләрдән саклау өчен кирәкле көчләрне һәм чараларны әзерләү һәм әзерлектә тоту тәкъдим ителә.

Кирәкле көчләр һәм чараларны әзерләү үз эченә «гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләрне башкарганда функциональ бурычларны уңышлы үтәү өчен кирәкле белем һәм практик күнекмәләр алу, әхлакый-психологик сыйфатлар формалаштыру буенча чаралар комплексын » ала.

Көчләр һәм чараларны финанс, матди-техник тәэмин итү Россия һәм Татарстан Законнары нигезендә башкарыла, диелән документта.


Фикер өстәү