Сабантуйлар: кайда, ничек үтәчәк?

Быел Казан Сабан туе 17 июньдә – сөлге җыю бәйрәме белән башланып, 19 июньдә  көрәш батырын ачыклау белән тәмамланачак.

Татарстан башкаласында узачак бәйрәмнең быелгы үзенчәлекләре турында Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов «Эшлекле дүшәмбе» вакытында сөйләде.

17 июнь. Бу көнне 11.00 сәгатьтә Казанның үзәк урамнарыннан уза торган махсус маршрут буенча, йоласына туры китереп, Сабан туена сөлге, бүләкләр җыячаклар. Сөлге җыю Камал театры янындагы мәйданда концерт программасы белән тәмамланачак.

18 июнь. 16.30 сәгатьтә Казан ипподромында традицион ат чабышлары башланачак. Барлыгы 14 чабыш булыр дип көтелә. Шулай ук бу көнне кунакларны концерт программасы һәм бүләкләр уйнату да көтә. Бәйрәм салют белән төгәлләнәчәк.

19 июнь. Күңел ачулар Тынычлык бистәсендәге Каенлык, Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күлендә дәвам итәчәк. Бәйрәм чаралары 9.30 сәгатьтә башлана.

Беренче мәйданчыктагы бәйрәм татар яшьләренең борынгы йоласы – утырма белән башланып китәчәк. Монда шулай ук татар эстрадасы йолдызларының чыгышы да көтелә.

Дәрвишләр бистәсе һәм Аккош күлендә дә танылган җырчылар чыгыш ясаячак. Татарстанның иң көчле көрәшчеләре дә шушы көнне ачыкланачак. Төп батырга тәкә һәм квадроцикл тапшырылачак.

Сабан туе мәйданчыклары 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Ничек барасы?

Кунаклар өчен махсус автобус маршрутлары оештырылачак, шәһәрдә өлешчә юл хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.

Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка махсус автобуска дүрт тукталыштан утырып китәргә мөмкин. Болар – «Җиңү проспекты станциясе», «10 нчы микрорайон», «Филармония концертлар залы» һәм «Глазунов урамы» (Теплоконтроль) тукталышлары. Моннан тыш, Каенлыктагы Сабан туена «Казан-1» станциясеннән 23 нче һәм 56 нчы номерлы электр поездында килергә мөмкин булачак.

Аккош күленә Компрессор заводы һәм «Мега» сәүдә үзәге яныннан узачак автобусларда, шулай ук 1, 25, 24, 60, 84, 91 нче номерлы шәһәр автобусларында барып җитәргә мөмкин булачак.

Чаллы

Чаллыда да бер көн белән генә чикләнергә уйламыйлар. 17 июньдә  мөмкинлекләре чиклеләр өчен бәйрәм уздырырга җыеналар. Икенче көнне исә кунакларны «Яр буе» паркында көтәләр. Кичен монда Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак.

Түбән Кама

Сабантуй инде бу атнада – 11 июньдә узачак. Бәйрәм чаралары 9.00 сәгатьтә башлана. Түбән Кама Сабан туеның үзенчәлеге – районның 15 авыл җирлеге вәкилләре кунакларга «Минем авылым» дип аталган тематик интерактив мәйданчыкны тәкъдим итәчәк. Халыкның күңелен Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдинова күрәчәк.

***

Сабантуйларны Башкортстанның 18 районында уздырырга өлгергәннәр инде. 4 июньдә Самара халкы да бәйрәм иткән. 5 июньдә исә милли бәйрәмне Новосибирскида яшәүче милләттәшләребез дә үткәргән.

Алда әле бәйрәмнәр тагы да көтелә. Исегезгә төшерәбез: Татарстан авылларында, район үзәкләрендә бәйрәм 11–13 июньдә узачак. 17–18 июньдә Ульян өлкәсендә Федераль Сабан туе, 2 июльдә Мордовиянең Аксен авылында Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе үткәреләчәк.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү