Мирасны саклаганда: Казанда мәдәни һәм табигый байлыклар турында сөйләшәчәкләр

«Әлеге чараны уздыру өчен нәкъ менә Татарстанны сайлаулары юкка түгел». Казан кабат дөньяның төрле илләре белгечләренең очрашу урынына әвереләчәк. Декабрь башында Татарстан башкаласында Бөтендөнья табигый һәм мәдәни мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум узачак.

Чара 1 декабрьдә Россиянең төньяк башкаласы Санкт-Петербургта башланып, 4 декабрьдә Казанда дәвам итәчәк. Бу хакта Казан Кремлендә журналистлар белән  очрашуда сөйләделәр. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренчә, форумда меңләп белгечнең катнашуы көтелә.

– Шул исәптән 300ләп яшь белгеч килер, дип көтәбез. Әлегә тәгаен генә катнашучы илләрнең дә, белгечләрнең дә төгәл санын әйтә алмыйбыз. Форум кысасында төрле мәйданчыкларда барлыгы тугыз чара узачак. Әйтик, 10 елдан соң ЮНЕСКО комитетының яшьләр моделе кабат Казанда узачак. Шулай ук форум кысасында «Бөек ефәк юлы» проекты турында фикер алышулар булачак, – дип сөйләде министр.

Чараны оештыручылар – Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте. Форумда катнашучы илләргә килгәндә, оештыручылар БДБ, Африка, Латин Америкасы илләреннән, Франция, Греция, Сүрия, Иордания, Монголиядән кунаклар көтә.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов әлеге дәрәҗәле чараның ни өчен нәкъ менә Татарстанда уздырылуының сәбәбен атады.

– Бу – беренче чиратта, Татарстанның һәм Россиянең тарихи мирасны саклау өлкәсендәге казанышларын тану, – диде ул. – Халыкара мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә сәясәтләштерелгәнен аңлыйсыздыр. Әмма шундый шартларда да чит илләрдәге фикердәшләребез белән элемтәләр өзелмәде. Хәзерге вакытта без ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен Татарстандагы тагын бер объектны әзерлибез. Ул – КФУның астрономик обсерваториясе. Бу мәсьәлә 25 ноябрьдә Парижда узасы фикер алышуларда да күтәреләчәк.

Аның сүзен Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара берлекнең (ИКОМОС) илкүләм комитеты вице-президенты Рафаэль Вәлиев дәвам иттерде:

– Казан Кремле ЮНЕСКО исемлегенә 2000 елда кертелде. Болгар – 2014 елда, Свияжск – 2017дә. 2023 елда исә Казан обсерваториясенең дә шушы ук исемлеккә кертелүен көтәбез, – диде ул.

Сүз уңаеннан, ЮНЕСКО исемлегендә Россиядән 18 мәдәни объект бар.

– Без еш кына теге яки бу тарихи вакыйганы бүгенгебез аша бәялибез. Миңа калса, моннан 50 ел элек башлап җибәрелгән эш безгә һәм бездән соңгы буынга борынгы бабаларыбыз калдырган мираска тагын да җаваплы карарга этәргеч бирә. Болгар һәм Казан Кремленең – мең еллык, ә Зөя утрау-шәһәрчегенең биш гасырлык тарихы бар. Бу һәм башка кадерле тарихи урыннарыбызның яшь буынга яхшы хәлдә тапшырылуы бик мөһим, – ди Ирада Әюпова.

Конвенция – саннарда

– Бөтендөнья табигый һәм мәдәни мирасны саклау конвенциясе моннан 50 ел элек – 1972 елның 16 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең XVII сессиясендә кабул ителә.

– Хәзерге вакытта әлеге документ 194 дәүләт тарафыннан кабул ителгән.

– Конвенциядә дөньяның 167 илендә урнашкан 1154 объект, шул исәптән 897 мәдәният ядкаре, 218 табигый истәлекле урын теркәлгән.

– Әлеге объектларның 31е (18 мәдәни, 11 табигый объект) Россиядә урнашкан.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү