Мирас тирәсендә берләшү. Татарстан башкаласына 56 илдән җыелган белгечләр тарихның киләчәк өчен әһәмияте турында сөйләшә

Казанда Бөтендөнья табигый һәм мәдәни мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум башланды. Дөньяның 56 иленнән килгән 1000нән артык белгеч берничә көн дәвамында, сәяси каршылыкларны онытып торып, мәдәни һәм табигый мирас турында сөйләшәчәк.

Сөйләшик һәм аңлашыйк

Форумда катнашучыларны иң беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Аның фикеренчә, ЮНЕСКО билгеләгән кыйммәтләр бөтен кешелек дөньясы өчен иң мөһимнәрдән санала.

– Сезне гомер-гомергә Көнбатыш һәм Көнчыгышны тоташтыручы урын булган Татарстанда сәламләвемә чиксез шатмын.Дөньядагы катлаулы хәлләргә карамастан, республикабызга килергә вакыт һәм мөмкинлек табуыгыз куандыра, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Быел без Мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында конвенциянең 50 еллыгын билгеләп узабыз. Әлеге документ дөньякүләм мирасны саклап калу һәм популярлаштыру өлкәсендә халыкара законнарның нигезе булып тора. 50 ел эчендә дөньядагы 1154 объект ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Россия, шул исәптән Татарстан да әлеге өлкәдә шактый зур эш башкара.

Президент, бу сүзләрен раслау өчен, Татарстанның ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән өч объектына – Казан Кремле, Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә аерым тукталды. Аларның тарих, архитектура һәм мәдәният һәйкәлләре буларак кына түгел, тынычлык һәм татулык сәясәтен ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ача торган объектлар буларак та билгеле булуын искәртте.

– ЮНЕСКО принципларына һәм идеалларына тугры калып, без аның консультатив органнары белән хезмәттәшлекне дәвам иттерергә ниятлибез. 2020 елда Россия ЮНЕСКО исемлегенә яңа объект – Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләрен кертүне тәкъдим итте. Бу – Татарстан өчен генә түгел, гомумән, илебез өчен уникаль күренеш. Моңа кадәр Россиядә фәнгәбәйле мөстәкыйль номинацияләр юк иде, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Президент Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чараларның Россия һәм мөселман дөньясы арасындагы хезмәттәшлекненыгытуын ассызыклады.

– Россия Президенты кушуы буенча әлеге юбилей датасы федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Аның кысасында төрле әһәмиятле проектлар, шул исәптән чит ил кунаклары катнашындагы чаралар узды. Бу исә мөселман дөньясының мәдәният, тарих, дин өлкәсендә Россия белән хезмәттәшлегенүстерүгә әһәмият бирүен раслый, – диде ул. – Республикада мәдәни мирасны саклау буенча эш туктап тормый. Без Казанга һәм, гомумән, бөтен православие дөньясына совет хакимияте елларында юкка чыгарылган тарихи гыйбадәтханәне кайтардык – Казан Изге Ана иконасы соборын торгыздык. Бай дини мирасыбыз, төрле булуыбызга карамастан, бердәмлегебезне исбатлый. Бүген без мәчетләрдә һәм гыйбадәтханәләрдә дога кылып, илебезне яклау юлына басабыз. Милли һәм дини дошманлык орлыклары чәчәргә омтылучылар берни дә эшли алмаячак. Без беркайчан да иманыбыз һәм традицион кыйммәтләребездән, барлык халыкларга, мәдәниятләргә хөрмәтебездән, Ватаныбызга мәхәббәттән баш тартмаячакбыз!

Сәясәттәге кыенлыклар – вакытлы күренеш. Рөстәм Миңнеханов чыгышын әнә шундый сүзләр белән төгәлләде.

ЮНЕСКОның төп принциплары һәм әлеге форум кысасындагы аралашу безгә бер-беребезне янәдән ишетергә һәм аңларга ярдәм итәр дип уйлыйм. Безнең форум берләшү, каршылыкларны җиңү, үзара хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрү бурычына хезмәт итсен иде, – диде Президент.  

Яшьләргә юл

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиев мәдәни һәм табигый мирасны саклау өлкәсендәге республика тәҗрибәсе турында сөйләде. Татарстанның өч объектын ЮНЕСКО исемлегенә кертүдә мөһим рольләрнең берсен уйнаган кеше буларак, ул һәр объект тарихына һәм аның безнең көннәргә ни рәвешле килеп җитүенә аерым тукталды.

– Мөселман һәм православие динен тотучыларның изге урыннарын бер үк вакытта торгызу – вакыт белән сыналган карар. Моның әһәмиятен кешеләр дә аңлады. Һәм бу карар ЮНЕСКОның мәдәни күптөрлелек һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау принцибына тулысынча туры килә, – диде Минтимер Шәймиев.

Моннан тыш ул Конвенциянең мәдәни һәм табигый мирасны киләчәк буынга тапшыруның, беренче чиратта дәүләт бурычы булуы турында язылган дүртенче маддәсенә аерым тукталды.

– Мирасыбызны яшь буынга тапшырганда, без аларның эшебезне дәвам иттерә алуына ышанырга тиеш. Ягъни аларны үз мирасын белә, ә иң мөһиме – тиешле дәрәҗәдә бәяли ала торган итеп тәрбияләү мөһим. Шуңа күрә республикада рус, татар һәм инглиз телләрен укытуны максат итүче полилингваль белем бирү комплексларын төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Без бу комплексларны «Адымнар – белем һәм татулыккаюл» дип атадык. «Адымнар»да балалар ЮНЕСКО принциплары нигезендә тәрбияләнә, – диде республиканың Дәүләт Киңәшчесе.

Сүз уңаеннан, әлеге форум кысасындагы Яшьләр моделе Минтимер Шәймиев телгә алган «Адымнар» комплексында узачак. Аның төп максаты – яшь буынны Конвенция һәм ЮНЕСКО принциплары белән таныштыру, бу өлкәгә мәктәп укучыларының игътибарын җәлеп итү, әлеге тема буенча фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу.

Бернигә дә карамый

Бөтендөнья табигый һәм мәдәни мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форумны Татарстанда уздыру – бик гадел карар, чөнки нәкъ менә монда мәдәни һәм рухи мираска аеруча зур игътибар бирелә. Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова чыгышын әнә шул сүзләрдән башлады. Аның фикеренчә, Татарстанның дөнья күләмендә танылган объектлары – уникаль урыннар.

Министр шулай ук, ЮНЕСКОны сәясәтләштерүнәтиҗәсендә, Татарстан башкаласында узарга тиешле 45 нче сессиянең булмый калуын искә төшерде.

– Бу – безнең карар түгел. Россия һәм, аерым алганда, Мәдәният министрлыгы аралашу һәм хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер. Әлеге форум моны тагын бер тапкыр исбатлый, – диде Ольга Любимова.

Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавровисә, форумда катнашучыларга сәлам хаты аша мөрәҗәгать итеп, Россия мәдәнияте һәм аның аерылгысыз өлеше булган бөек татар мәдәниятенең дөнья цивилизациясе үсешенә зур өлеш кертүенассызыклады. Аның сүзләрен урынбасары Сергей Вершинин җиткерде.

– Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында конвенция ул халыкара әһәмияттәге меңләгән һәйкәлне саклап кала алган уникаль документ. Казандагы очрашу нәтиҗәләре менә шушы документ кысасында халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам, – диелгән иде хатта. – Россия мәдәнияте һәм аның аерылгысыз өлеше булган бөек татар мәдәнияте дөнья цивилизациясе үсешенә зур өлеш кертте. Ничек кенә тырышсалар да, әлеге фактны берәү дә инкарь итә алмас.

Татарстанга килгән чит ил кунаклары исә республикага карата соклану хисләрен яшерми. Әйтик, Кытай Халык Республикасының ЮНЕСКОдагы даими вәкиле Ян Цзинь, дөньядагы вазгыятьнең катлаулы булуына карамастан, Татарстанга килүенә бик шатлана икән.

– Татарстан таң калдырды. Россиягә әле беренче генә тапкыр килүем. Монда мине берсеннән-берсечибәр туташлар ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алды, – дип, хисләре белән уртаклашты ул. – Нинди генә катлаулы чорда яшәсәк тә, ЮНЕСКОныңкүпкырлы эшчәнлеге халыкара хезмәттәшлекнедәвам иттерергә мөмкинлек бирә. Россия һәм Кытай халыкара бергәлекнең җаваплы әгъзалары булып тора. Шуңа да без дөньяны 2030 елга кадәр куелган максатларга ирешүгә этәрә алабыз.

Фикер

Сергей Орджоникидзе, Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы сәркатибе:

– Көнбатыш илләре безгә ЮНЕСКО комитетының 45 нче сессиясен үткәрергә мөмкинлек бирмәде. Шуңа да без, аларга җавап йөзеннән, Конвенциянең 50 еллыгы уңаеннан форум уздырырга карар кылдык. Зур әһәмияткә ия документның юбилей елында бу – бердәнбер чара.

Айрат Ситдыйков, Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты директоры:

– Әлеге форумның бездә узуы Татарстанның Россия дәрәҗәсендә генә түгел, дөнья күләмендә тоткан урынын билгели, аның тарихи мирасны саклау өлкәсендә гаять зур әһәмияткә ия эш башкаруын раслый. Ә инде Казанга төрле илләрдән экспертлар җыелу бездәге тарихи һәйкәлләрнең халыкара әһәмияткә ия булуы турында сөйли. Әлеге форумның, мәдәни мирас өлкәсендәге мөһим мәсьәләләрне күтәреп, булган проблемаларны хәл итү өчен этәргеч ролен үтәвенә ышанам.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү