Җылыткач та, салкынайтачак

Синоптиклар әнә шулай дип фаразлый. Россия Гидрометеоүзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина хәбәр иткәнчә, май аенда кар яварга да мөмкин.

Мурманск өлкәсе, Карелия, Ленинград, Псков һәм Новгород өлкәләрендә май яңгырлы булыр дип көтелә.  Кырымда, Краснодар краенда, шулай ук Чиләбе, Курган, Оренбург, Новосибирск, Кемерово өлкәләрендә, Алтай краенда яңгырлар бик аз явачак. Мәскәүдә температура +19…+24 градуска кадәр күтәреләчәк. Белгечләр безгә дә шундый җылылык килер дип көтә. Кыскасы, май бәйрәмнәрендә Татарстанда 14 градустан алып 23 градуска кадәр җылы булыр диләр.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу атнада ук җылыта башлый.  КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе доценты Тимур Әүхәдиев исә, никадәр җылы торса да, май аенда кырау төшү ихтималы булачак, ди.

– Соңгы вакытта климат үзгәрә, көйсезләнә. 1991 елдан алып Татарстанда начар һава шартлары булган көннәр артып кына бара. Шомырт чәчәк атканда, салкыннар булачак, – ди ул.

«ВТ»ның даими синоптигы – Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев ел фасылларының бик үзгәргәнен әйтте. Ел да кабатлана торган кайбер күренешләр булмаган.

– Климат үзгәрүе инде бу. Быел яз бөтенләй башкача килә. Иң элек гыйнвар аендагы хач ману суыклары булмады. Аннан соң хут суыкларын көттек. Ул да күренмәде. Язын карга бураны да, сыерчык бураны да булмады. Бик сәер әле бу, – ди Әмир абый. –  Көннәр җылыта башлый инде хәзер. Әмма әле апрель аенда – бер, майда ике тапкыр суытып аласы бар. Әмма бу суыклар артык куркыныч булмаячак.  Яңгыр булмау борчый мине. Күңелдә өмет бар. Көннәр җылытып алуга, ләйсән яңгыр явар дип көтәм. Ул бит карлар эреп бетүгә була торган иде. Туфракта дым аз. Бөтен үләннәр су көтә. Яңгыр кирәк.

Ни өчен бер көнне җылы төсле, икенче көнгә салкынайтып куя? Әмир абыйның җавабы кыска: яз урынына җәй баса алмый бит инде! Һәр фасылының бил бирәсе килми. «Кыш белән яз тарткалашкан кебек, җәй дә үз чиратын көтәргә мәҗбүр. Яз аңа әлегә ирек бирми, – ди Әмир абый. – Кар бетсә дә, туфрак җылынмады әле. Җир суык булгач, үлән үсми утыра. Бар да бер җылы яңгырдан тора. Ул явып китсә, янгыннар да кимеячәк».

Әмир Шәрәфиев фаразлавынча, быел җәй корылык та булырга мөмкин. Июнь – июль айларында озак вакыт яңгыр яумаячак.

– Явым-төшем мартта күп булды. Шуңа күрә быел яңгыр бик сирәк явачак. Июньдә эссе булачак, – ди халык синоптигы.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр чүп ягу, шашлык пешерү бөтенләй тыела. Янгын кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган. Янгынга каршы режим кертелгән вакытта тәртип бозучы гади кешеләргә – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: oir.mobi


Фикер өстәү