Газетага язылу

«Ак чәчәкләр» премиясендә табибларны нинди үзгәрешләр көтә?

Быел республиканың иң яхшы табибларын яңа кагыйдәләр һәм номинацияләр буенча билгеләячәкләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аеруча кызыклы яңалыклар белән бүлеште.

Премиянең төп номинациясе «Ел табибы» дип атала. Шулай ук «Уникаль очрак» номинациясе дә зур кызыксыну уята, анда белгечләр коллективлары катнаша. Өметсез кебек тоелган очракларда да сәламәтлекне саклап калу һәм коткаруның гаҗәеп тарихлары өчен бирелә бу бүләк.

«Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясе быел яңача яңгыраячак. Оештыручылар аны «Һөнәргә тугрылык» дип атаган. Аны республикабызның медицина һәм сәламәтлек саклау системасын үстерүгә, һөнәри остазлыкка, традицияләрне саклауга сизелерлек өлеш керткән кешеләргә бирәләр. Башка еллардан аермалы буларак, быел финалга берьюлы өч номинант чыгачак.

 «Шәфкатьлелек һәм кайгырту» дигән яңа номинация урта һөнәри белемле хезмәткәрләрне билгеләп үтә. Бу номинациядә җиңүче алдан билгеләнәчәк. Номинантлар өчен «Шәфкать туташы эше» исемле аерым һөнәри бәйге узачак. Катнашучылар үз осталыкларын күрсәтеп исбатларга һәм күнекмәләрне үтәргә тиеш була.

Шулай ук быел тагын бер яңа номинация – «Яшь гвардия» керткәннәр. Ул «Ак чәчәкләр»дә өметле яшь белгечләрне билгели. Катнашу өчен республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә кимендә 5 ел, әмма 8 елдан да артмаган стажлы булу зарур.  

Табиблар командасын билгеләп үтә торган тагын бер яңа номинация билгеле булды. Анда медицина берләшмәләре катнаша. Җиңүчене сайлап алу таләпләре дә күп: команда демографик күрсәткечләрдә дә, халыкның медицина ярдәменнән канәгать булуында да, телемедицина консультацияләре саны буенча да югары нәтиҗә күрсәткән булырга тиеш.

Җиңүчеләрне «Ел табибы – Ак чәчәкләр» тантанасында игълан итәчәкләр. Оештыручылар тагын берничә сюрприз вәгъдә итә, ләкин ул турыда соңрак хәбәр итәрбез дип ышандырдылар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре