Бүгеннән Тайландка ял итәргә баручылардан ПЦР-тест сорый башлаячаклар

Быел диңгез буенда ял итәргә барырга теләүчеләргә өйдә генә калырга туры килмәгәе. Һәрхәлдә, белгечләр әнә шулай дип кисәткән. Узган ел туризм тармагы өчен шактый катлаулы булды. Махсус хәрби операция башлану, санкцияләр кертелү аркасында, чит илгә юллама бәяләре 50 процентка кадәр артты. Диңгез буенда ял итәргә теләүчеләргә быел тагын да тырышыбрак эшләргә туры киләчәк, дип фаразлаган белгечләр. Моны иң беренче чиратта, очкычлар саны чикле булу белән бәйләп аңлатканнар.

Чит илгә керү шартларын да янә кырыслата башлаганнар. Иң беренчеләрдән булып, бу хакта Тайланд хәбәр итте. Моннан ары, әлеге илгә килүчеләрдән коронавирустан вакцина ясату турында сертификат яки авырып терелү турында белешмә сорый башлаячаклар. Юк икән, Тайландка барып җиткәч ПЦР-тест тапшырырга туры киләчәк. Яңа кагыйдәләр 18 яше тулган туристларга кагыла. Тайландта ПЦР-тест тапшыру бәясе, безнең акчага күчергәндә, уртача 400 сум торачак, дигәннәр.

Психологлар исә ял турындагы хыялдан баш тартмаска киңәш итә. Бигрәк тә, хәзерге кебек борчулы заманда елга бер тапкыр булса да бөтен борчу-мәшәкатьләрдән арынып ял итәргә кирәк, дигәннәр.


Фикер өстәү