9 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

 «Канлы якшәмбе»

1905 елның 9 гыйнварында (яңа стиль буенча 22 гыйнварда) Санкт-Петербургта үткән тыныч демонстрациядә катнашучы берничә мең эшчегә император гаскәре коралдан ут ача. Шуннан бирле бу көн «Канлы якшәмбе» дип йөртелә. 1905 елның гыйнвар башында бик күп сәяси бәрелешләр була. Эшчеләр тиешле хезмәт хакының түләнүен, 8 сәгатьлек эш көнен кертүне һәм билгеләнгән эш сәгатеннән тыш мәҗбүри хезмәтне юк итүне таләп итә. Халык, демонстрациягә җыелып, петицияне император Николай II гә тапшырмакчы була. Кышкы Cарайга юнәлгән эшчеләргә Нева капкасы янында һөҗүм ясала. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча1905 елгы «Канлы якшәмбе» көнендә бер меңгә якын кеше һәлак була, ике меңгә якыны яралана.

 

Яссы килешүе

232 ел элек (1792) Россия белән Төркия арасында Яссы килешүе имзалана. 1787-1791 еллардагы рус-төрек сугышы тәмамлану уңаеннан тынычлык шартнамәсе Яссы шәһәрендә (хәзер Румыния территориясе) төзелә.

Килешүләр нигезендә, Кырым, Көньяк Буг һәм Днестр арасындагы җирләр Россиягә күчә. Кавказда Кубань елгасы буйлап чик торгызыла. Төркия Грузиягә карата дәгъваларыннан баш тарта.

 

Казанда политехник институт ачыла

1919 елның гыйнварында Казан сәнәгать һәм Казан игенчелек училищелары җирлегендә ачыла. Составында авыл һәм урман хуҗалыклары (1922 елдан мөстәкыйль институт), химия, механика, төзелеш факультетлары була. 1924 елның 8 августында югары типтагы Казан индустрия техникумына үзгәртелә, 1929 елның 18 августыннан кабат институт. РСФСР Үзәк Башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1930 ел 23 июнь карары нигезендә 2 мөстәкыйль югары уку йортына аерыла: Казан химия-технология институты һәм Казан коммуналь төзелеш институты. 2 меңнән артык югары һәм махсус урта белемле белгечләр әзерли.

 

БМО

1951 елда Нью-Йоркта рәсми рәвештә БМО штаб-квартирасы ачыла. Бу – дөньядагы иң зур, иң таныш, иң халыкара дәрәҗәдә күрсәтелгән һәм иң көчле хөкүмәтара оешма. Берләшкән Милләтләр Оешмасының төп офисы Нью-Йоркта, шулай ук Женева, Найроби, Вена һәм Гаагада  урнаша. БМО үз максаты итеп дөньяда тынычлык һәм иминлек саклауны куя. Шулай ук дәүләтләр арасында элемтәләрне үстерүгә көч куя. БМО карарлары Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасының күп санлы махсус максатчан агентлыклары, бәйле оешмалар, шуралар һәм әгъза илләренең структуралары аркылы үтәлә.

 


Фикер өстәү