22 гыйнвар тарихта ниләр белән истә калды?

Россиянең Һава һөҗүменә каршы оборона (ПВО) гаскәрләренең авиация көне

Хәзерге вакытта Россия Кораллы көчләрендә аерым гаскәрләр төре булмавына карамастан, хәрби истәлекле даталар һәм бәйрәмнәр арасында ел саен 22 гыйнварда билгеләп үтелә торган Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре авиациясе көне сакланып калган.

Һава һөҗүменә каршы оборона авиациясенең тарихы Беренче бөтендөнья сугышы елларында башлана, ул вакытта Россия патша армиясе составында Петроград өстеннән һава киңлеген саклау өчен самолетларның беренче эскадрильялары оештырыла.

 

Канлы якшәмбе

1905 елның 22 гыйнварында Санкт-Петербургта Беренче рус революциясе башлануга китерүче «Канлы якшәмбе» исеме алган вакыйгалар була. Бу көнне император Николай ІІгә эшчеләрнең ихтыяҗлары турында коллектив петиция тапшырырга теләгән Петербург эшчеләре Кышкы сарайга  юл тоталар.

Бу көнне император сараенда булмаган. Демонстрантлар солдатларның камалышын өзеп, үтеп керергә телиләр, ахыр чиктә икенчеләре коралсыз эшчеләргә каршы утлы корал кулланалар. Нәтиҗәдә 100 дән артык кеше һәлак була, берничә йөз кеше яралана. Кайбер мәгълүматлар буенча, 500 дән артык кеше кулга алына.

 

Брежневка һөҗүм

1969 елның 22 гыйнварында КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре Леонид Брежневка һөҗүм була. Бу көнне Мәскәүдә Союз-4 һәм Союз-5 космик корабльләре экипажларын каршы алырга әзерләнәләр. Террорчы солдат Виктор Ильин булып чыга. Хөкүмәт колоннасы Кызыл мәйданга кергәч, Ильин, Брежнев шунда дип уйлап, машинага ут ача. Чынлыкта анда космонавтлар Андриян Николаев, Валентина Терешкова, Георгий Береговой һәм Алексей Леонов була. Соңгысын Ильин чак кына үтерми кала. Бер кеше барыбер һәлак була: машина йөртүче Илья Жарковның пенсия алдыннан соңгы эш көне була.  Ильинга югары җәза яный, әмма аны мәҗбүри дәвалануга җибәрәләр. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул Казанның махсуслаштырылган психиатрия хастаханәсендә тотыла.

 

Попкорн туган көне

Европалылар попкорн белән 1630 елда гына танышалар. Шул елның 22 гыйнварында Көньяк Америкадагы инглиз колонизаторлары индеецлар башлыгы Кводекуайннан бүләк итеп попкорн белән тулган капчык кабул итәләр.

Ике гасыр ярымнан соң гына америкалы Чарли Критоз пар двигателе белән попкорн өчен «Поппер» машинасын уйлап таба. Өй шартларында попкорн әзерләү өчен аппарат 1925 елда барлыкка килә. Шул вакыттан бирле америкалылар өйдән чыкмыйча һава кукурузы пешерергә мөмкинлек ала.

Чынлыкта попкорн күпкә иртәрәк барлыкка килгән дип исәпләнә: 4000 еллык кукуруз бөртекләре Америкада казу эшләре вакытында табылган.

 


Фикер өстәү