Якын араларда кибет киштәләрендә барлык азык-төлекнең пәйда булачагын әйткәннәр

Татарстанда азык-төлеккә бәйле вазгыять яхшыра, якын араларда кибет киштәләрендә кирәкле барлык продукция пәйда булачак. Бу хакта “Татар-информ” Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, кибетләрне беренче чиратта кирәкле азык-төлек белән өзлексез тәэмин итү оештырылган.

Министрлыкта аңлатып үтелгәнчә, берничә көн дәвамында котырынган бик көчле буран аркасында кибетләргә товар китерүдә кыенлыклар килеп туган. “Федераль юллар ябылу сәбәпле, азык-төлекне йөк машиналарында складларга китерүдә өзеклекләр барлыкка килде”, – дип хәбәр иткәннәр матбугат хезмәтеннән.

Шәһәр хезмәтләре урам-юлларны кардан тизрәк арындыру өчен мөмкин булганның барын да эшли. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәренә караганда, кичә кичен, “Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” оешмасы боерыгы нигезендә, юллар транспортның барлык төре өчен дә ачылган.


Фикер өстәү