Татарстанда яңа штрафлар кертелә

Административ хокук бозулар турында Татарстан кодексына үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Татарстан Дәүләт Советы урамнан тыш транспорттан (метро, тимер юл транспорты) файдалану кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында Татарстан кодексына үзгәрешләр кертергә ниятли. Республика парламенты сайтына бу җәһәттән закон проекты урнаштырылган.

Шулай итеп, мондый транспорттан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен вазыйфаи затларга яки хосусый эшмәкәрләргә 5мең -10 мең сум штраф яный. Юридик затларга – 20мең-30 мең сум.
Кагыйдәләрне кабат бозган өчен вазыйфаи затларга – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф билгеләнергә мөмкин.


Фикер өстәү