Сөткә тамга сугалар: яраклылык вакыты чыкса, кассадан узмаячак

Алга таба кибет киштәсендәге сөт-эремчекнең куллану вакытын карап, төпченеп өйрәнеп торасы булмаячак. Быелдан азык-төлек кибетләрендә яңалык гамәлгә керде. Ягъни куллану вакыты чыккан сөт ризыклары, сатып алучы кәрзиненә эләксә дә, кассадан узмаячак. Дөрес, тәҗрибә рәвешендәге бу эшкә, иң беренче чиратта, кибетләр үзләре ризалык бирергә тиеш.

Илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ваклап сатудан куллану вакыты чыккан продукцияне йолып алуга бәйле яңалыкны узган ел ахырында хәбәр итте. Эш шунда ки, белгечләр кибет киштәсендәге товарларга өстәмә тамга сукмакчы. Азык-төлек яки көнкүреш кирәк-яракларының куллану вакыты турындагы мәгълүмат әнә шул билгедә «яшеренәчәк» тә инде. «Кибетләрдә куллану вакыты чыккан товар сату очраклары бик еш күзәтелмәсә дә, моңа каршы даими көрәшергә туры килә», – дигәннәр министрлыкта. Нигездә, бу сатучыларның эшенә салкын каравы, киштәләрне вакытында тикшермәве аркасында килеп чыга, дип тә өстәгәннәр. Озын сүзнең кыскасы: куллану вакыты чыккан товар касса аша узмаячак. Әлегә тәҗрибә рәвешендәге эштә катнашу ирекле. Яңалыкның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле икәнен сынап карамакчылар.

Кибет хуҗаларыннан җавап та озак көттермәде. Киң таралган азык-төлек кибетләренең берсе тамганы иң элек сөт ризыкларында тикшереп карарга тәкъдим итте. Кызыл кием кигән сатучылар каймак-майларга махсус билгене бу айда ук суга башлаган.

– Гадәттә, куллану вакыты чыгарга бер-ике көн калган товарларны очсызрак бәядән сатып җибәрергә тырышабыз, – ди башкаладагы супермаркетларның берсендә директор урынбасары булып эшләүче Алия Минһаҗева. – Халык ташламалы әйберләрне бик теләп сатып ала. Элек мондый товарлар өчен кибеттә аерым урыннар да бар иде. Хәзер болай эшләргә ярамый. Шуңа күрә ташламалы азык-төлек сатып алырга ияләшкән әби-бабайлар кибет буйлап аптырап йөри. Ә кибет киштәсендә куллану вакыты чыккан азык-төлек тапсалар, товарны бушлай биреп җибәрәбез. Нишлисең, безнең гаеп бит. Кефир, йогыртларның тәме куллану вакыты чыккач та тиз генә бозылмый әле.

Илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгында сатудан калган сөт ризыкларын урнаштыру җаен да тапканнар әнә. Алар куллану вакыты чыккан сөт-майларны фермер хуҗалыкларына озатырга тәкъдим иткән. Малларга азык әзерләү өчен менә дигән чимал, янәсе. Дөрес, бу яңалык түгел икән инде. X5 Group челтәренә керүче «Пятерочка», «Перекресток» кибетләрендә, мәсәлән, күптән шулай эшлиләр. «Кулану вакыты чыккан сөт ризыкларын, яшелчә, җиләк-җимеш, ипине очсыз бәядән сыер асраучы шәхси эшмәкәргә сатабыз. Бер капчык ипи, мәсәлән, 100 сум тирәсе тора», – дип аңлаттылар шундый кибетләрнең берсендә «ВТ» хәбәрчесенә.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү