Россиягә килүче туристларга юллама бәяләре ике тапкыр арта

Чикләр ачылганнан соң Кытай туристларына Россиягә юллама бәясе ике тапкыр артачак. Шул ук вакытта турлар саны да күбәя. “РИА Новости” шулай дип хәбәр итә.

“Бәя ике тапкыр диярлек арта. Элек 8-9 көнлек турлар 6-8 мең юань (61500 — 82000 сум) торса, хәзер – 12-14 мең ((123000 — 143000 сум). Шулай итеп, Россиягә сәфәр бәясе Европа илләренә сәяхәтнекенә якынлаша”, – дип белдергән агентлык хәбәрчесенә Кытай туризмын өйрәнү лабораториясе директоры Полина Рысакова.

Аның әйтүенчә, юлламаның кыйммәтләнү сәбәпләре – сәяхәтчеләр санының азрак булуы сәбәпле турның үзкыйммәте арту, самолетта очу бәясе үсү, арзанлырак турлардан читләшергә тырышу (элек арзанлы бәя туристларның кибетләрдән товар, сувенирлар сатып алуы белән акланган).
Шул ук вакытта, белгеч билгеләп үткәнчә, Россиядә пандемия чорында экскурсоводларның, тәрҗемәче-гидларның Россия гражданлыгына һәм аккредитациясенә ия булырга тиешлеген күздә тоткан закон кабул ителгән. Бу экскурсовод хезмәте кыйммәтләнүгә, аның каравы, сыйфаты яхшыруга китерәчәк, дигән Рысакова.


Фикер өстәү