Татарстанда кунакка килгән 22 яшьлек кыз әби-бабасына пычак белән ташланган

Чаллының 50нче комплексында бер кыз олы яшьтәге парларга һөҗүм иткән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының җирле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 22 яшьлек кыз 70 яшьлек әби-бабасында кунакта булган. Ниндидер мизгелдә алар арасында низаг чыккан, кыз ачудан пычак алган да әбисе белән бабасына ташланган. Алар икесе дә хастаханәгә озатылган, ә кыз тоткарланган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнарыәлеге факт  буенча тикшерү үткәрәләр.


Фикер өстәү